Биографиясе

1930 елның 23 апреле, Ижевск шәһәре – 1990 елның 16 марты, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1953). «Совет әдәбияты» журналында, 1958–1964 елларда ТАССР Министрлар Советы каршындагы Радиотапшырулар һәм телевидение комитетында, Казан кинохроника студиясендә эшли.

Эшчәнлеге

Мәкаләләре 1950 елларда басыла башлый. Алар М.Җәлил, Ф.Кәрим, Ә.Фәйзи, С.Хәким, шулай ук Л.Н.Толстой, А.П.Чехов, В.Г.Короленко, Н.А.Островский, У.Шекспир, М.Сервантес һ.б. язучылар иҗатына багышлана.

1970 елларда Россия халыклары әдәбиятларының үзара бәйләнеше һәм йогынтысы проблемаларын тикшерә. «Художник һәм аның сүзе» (1978) исемле мәкаләләр җыентыгында М.Рәфыйков, Ш.Анак, Р.Мостафин, Р.Кутуй, Д.Вәлиев, Р.Солнцев иҗатлары анализлана.

Әдәбият

Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: Биобиблиографик белешмә. Казан, 1986.