СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге буларак СССР язучыларының 1 нче съезды карары нигезендә 1934 елның августында оеша.

СССР таркалу сәбәпле, 1992 елда ябыла.

1993 елда яңадан ачылганнан соң, Халыкара әдәби фонд (Мәскәү) составында эшли башлый. Максаты – язучыларга матди ярдәм күрсәтү, аларның иҗади, китап бастыру эшчәнлегенә ярдәм итү, халыкара элемтәләрне үстерү.

1992 елга кадәр фонд бюджеты нәшриятлардан, тамаша учреждениеләреннән (китап бастырудан; пьесалар куюдан һ.б.) килгән акчадан формалаша. Акчалар язучыларның тормыш шартларын яхшыртуга, иҗат йортлары төзүгә, иҗади командировкалар, курслар, семинарлар оештыруга, ярдәмгә мохтаҗ язучыларга ссуда һәм пособие бирүгә тотыла. 1993 елдан соң фонд спонсорлар ярдәменә яши.

Фондның җитәкчеләре: З.С.Сәмитов (1934–1937), Ә.Ә.Исхак (1937–1942), З.У.Якупова (1942–1946), Г.-Х.Г.Садрый (1946–1955), С.С.Сафиуллин (1955–1964), С.С.Хәсән (1964–1965), М.Г.Шәрифуллин (1965–1967), Л.Х.Хәмидуллин (1967–1983), Ә.Х.Гадел (1983–1984), Л.Л.Лерон (1984–1986), Ренат Вәлиев (1986–1988), Ш.С.Мостафин (1988–1992), Р.Х.Корбанов (1992–1994), М.Ә.Шиһапов (1994–1996), Д.Х.Салихов (1996–2010), Л.Л.Лерон (2010).

Автор – Л.Х.Хәмидуллин