Эчтәлек

Италиядә Яңарыш чорында барлыкка килә, соңрак Англия, Франция, Испаниядә тарала. Аның чәчәк атуы романтизм чорына карый (П.Мериме, Э.По, Ги де Мопассан, О’Генри). Рус әдәбиятында Н. А.П.Чехов, Л.Н.Андреев, И.А.Бунин, В.В.Набоков, И.Э.Бабель, М.М.Зощенко, Ю.М.Нагибин, А.Г.Битов һ.б. исемнәр белән бәйле. Шәрекъ һәм татар әдәбиятларында Н. сюжетының парадоксальлеге һәм тасвирлау үзенчәлеге белән кысалы композициягә корылган кыйсса һәм хикәяткә якын тора (Сәйф Сараиның «Гөлестан бит-төрки», Мәхмүд Болгариның «Нәһҗел-фәрадис» әсәрләре һ.б.). XX йөз татар әдәбиятында новеллага еш кына психологик («Уяну», «Буранда», «Сулган гөл») һәм сатирик («Депутат», «Сәмруг кош», «Холера вакытында») әсәрләр авторы Ш.Камал мөрәҗәгать итә. XX йөзнең 1 нче яртысында бу жанрда Ш.Мөхәммәдов («Аз гына хата булган», «Судта»), Ф.Әмирхан («Хәзрәт үгетләргә килде», «Сәмигулла абзый»), Г.Гобәйдуллин («Вәсвәсә», «Исерек», «Шомлы көн», «Хәзрәт икегә бүлә») яза. Бүгенге татар әдәбиятында Н. киң таралыш тапмый, ләкин аерым чалымнары Ф.Хөсни, Р.Төхфәтуллин, Г.Сабитов, М.Юныс, Ф.Шәфигуллин, Р.Харрасова хикәяләрендә күренә.

Әдәбият

Хатипов Ф.Х. Әдәбият теориясе. К., 2000;

Миннегулов Х. Татарская литература и восточная классика. К., 1993;

Ганиева Р.К. Татарская литература: Традиции, взаимосвязи. К., 2002.         

Автор — Д.Ф.Заһидуллина