Эчтәлек

1) Шигырь юллары бердәй үлчәмле, үзара рифмалашкан, интонацион һәм мәгънәви яктан чагыштырмача бөтен һәм мөстәкыйль бәйт.

2) Аа, бб, вв рәвешендә рифмалашучы бәйтләрдән төзелгән фәлсәфи-дидактик, романтик-героик әсәр. Мәснәви формасы эпик поэзиягә хас; лирик шигырьләрдә монорим (бөтен шигырьгә бер рифма) кулланыла. Бу форма урта гасырлар фарсы әдәбиятында барлыкка килеп, төрки халыклар әдәбиятларында киң тарала. Урта һәм зур күләмле эпик һәм лироэпик әсәрләрдә (Фирдәүсинең «Шаһнамә»се, Нәвоинең «Хәмсә»се) еш очрый. Мәснәви формасында Баласагуниның «Котадгу белег» поэмасы, Котб, Хисам Кятиб, Мөхәммәдъяр поэмалары, Г.Утыз Имәни, Ә.Каргалый, Г.Чокрый, Г.Тукай, Н.Думави шигырьләре языла.

Әдәбият

Миңнегулов Х.Й. Сәйф Сараи: Тормышы һәм иҗаты. К., 1976;

Әдәбият белеме сүзлеге. К., 1990;

Квятковский А. Поэтический словарь. М., 1966.

Автор — Х.Й.Миңнегулов