Эчтәлек

Аны Италия шагыйре футуризм Маринетти нигезли. Футуризм традицион сәнгатьтән демонстратив рәвештә аерылуын игълан итә. Аның матур әдәбияттагы актив һәм агрессив-сугышчан шәхес концепциясе урбанизация, индустрияләштерү процессларын идеаллаштыруга, матди байлыкларның өстенлеген пропагандалауга, куркыныч хәлләргә, көрәшкә, фетнәгә, хәтта сугышларга дан җырлауга китерә. Россиядә Италия футуристларының эстетик идеяләре бертуган Д.Д. һәм Н.Д.Бурлюклар, М.Ф.Ларионов, Н.С.Гончарова һ.б. рәссамнарның эзләнүләрендә яңгыраш таба. Рус әдәбиятында футуризм терминын беренче тапкыр 1911 елда И.Северянин куллана.

Татар матбугатында футуризм турындагы беренче мәкаләләр 1910 елларда «Йолдыз» газетасында дөнья күрә: Ф.Сәйфи-Казанлының «Футуризм», Н.Думавиның «Бер мөляхәзә» («Бер фикер»), Җ.Вәлидинең «Шәрекътән Гаребкә», Н.Думавиның «Шәрекътән Гаребкә мөнәсәбәте белән», Саматның «Зәңгәр кош, яисә Безнең көннәр» язмалары һ.б. Аларда авторлар татар әдәбиятына карата футуризм концепциясе турында фикер алышалар: футуристик эзләнүләрне, көндәлек күренешләрне идеаллаштыруны кабул итмиләр, милли поэзия өчен аларны «ят» дип исәплиләр. Татар әдәбиятында футуризм әдәби күренеш буларак 1920 елларда, башлыча, рус әдәбияты йогынтысында формалаша. Форма өлкәсендә эзләнүләр алып барган Г.Кутуйның «Көннәр йөгергәндә» (1925) шигъри җыентыгында футуризм шигъри иҗатының яңа юнәлешен билгели. Аның «Күптән шулай», «Җан сатам», «Мин — шәһәрләр кияве», «Сул марш», «Тимер чәчәкләрдән» шигырьләре әлеге әдәби юнәлешнең иң якты үрнәкләре булып тора. Кайбер шигырьләрендә Г.Кутуй аһәңдәшлек мөмкинлекләреннән файдалана («Май»), шәһәр тавышларын («Биш минутка дөнья туктады») һәм хезмәт ритмын («Балта остасы») иҗат итә, саннар уйната («Эшче кызы Дилләр»), шигърияткә төрле аваз ияртемнәре кертә. ХХ йөз башы татар әдәбиятына хас цитаталар куллануны, сүз уйнатуны «Татар шагыйрьләренең кулак базына» шигырендә файдалана.

Традициянең капма-каршы чагылышы булган деэстетизация күренеше К.Нәҗминең «Ләшҗерәгән читекләр» (1924) футуристик сатирик поэмасында чагылыш таба. Х.Туфан иҗатының башлангыч чорында сүзнең тамыры һәм мәгънәсе сакланган хәлдә яңа футуристик сүзләр ясау юлларын эзли. Әлеге эзләнүләр озак дәвам итми. 1930 еллар башында татар әдәбиятында футуризм юкка чыга, әмма яңа сүзләр ясау өлкәсендәге эзләнүләр ХХ йөз татар поэзиясенә йогынты ясый, аны яңа мөмкинлекләр белән баета.

Әдәбият

Нигъмәти Г. Әдәбият мәйданында. М., 1925; 

Сәгъди Г. Символизм турында. М., 1932; 

Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. К., 2007

Автор — Д.Ф.Заһидуллина