Биографиясе

1937 елның 7 июле, Төрекмән ССР, Чарджоу шәһәре — 2011 елның 11 марты, Мәскәү.

Бөтенроссия кинематография институтында укыта, продюсерлык итә,

С.М.Эйзенштейн исемендәге халыкара киномәктәпләрне үстерү фонды президенты.

Иҗаты

Бөтенсоюз кинематография институтының режиссёрлык факультетын тәмамлаганнан соң (1963, С.А.Герасимов остаханәсе), Мансуров — 1964 елда «Төрекмәнфильм» киностудиясендә «Ярыш» («Шукур-Бакши») фильмының режиссёры һәм сценарий авторы.

«Сусауны басу» («Утоление жажды», Ю.В.Трифонов әсәре буенча, 1966), «Кол хатын» («Рабыня», А.П.Платоновның «Такыр» новелласы буенча, 1968), «Үлем юк, егетләр!» («Смерти нет, ребята!», 1970), «Тризна» (1972), «Мәхәббәт хикәясе» («Притча о любви», 1976), «Монда акчарлаклар очып килмәде» (В.П.Астафьевның «Үткел» («Перевал») повесте буенча, 1977), «Гаҗәеп дөнья» («Блистающий мир», А.Грин әсәре буенча, 1984), «Җырлар яклаучысының кайтуы» («Возвращение покровителя песен», 1984), «Солтан Бәйбарс» («Султан Бейбарс», 1989) фильмнарын төшерә.

Барлык үз фильмнарының, шулай ук «Бәхеттән аерылган Фраги», «Сары үгез төне» фильмнарының сценарий авторы.

Әдәбият       

Кино: Энцикл. словарь. М., 1986.

Автор — Е.П.Алексеева