Биографиясе

1925 елның 12 августы, Томск шәһәре – 2015 елның 5 сентябре, Казан шәһәре.

Республикада әйдәп баручы кинорежиссёрларның берсе, документаль кинолар төшерү остасы.

Хезмәт юлын 1941 елда Новосибирск шәһәрендә оборона заводында токарь булып эшләүдән башлый.

1944 елда Новосибирскида «Красный факел» театры каршындагы студиягә укырга керә.

1944–1946 елларда Мәскәүдә Бөтенсоюз кинематография институтының режиссёрлык факультетында, 1946–1949 елларда Новосибирск педагогия институтының тарих факультетында укый.

1949–1960 елларда урта мәктәптә тарих укытучысы, Новосибирск укытучылар белемен күтәрү институтында класстан тыш эшләр кабинеты мөдире.

1960–1970 елларда Новосибирск телевидение студиясендә режиссёр, кинорежиссёр, баш режиссёр булып эшли, бер үк вакытта 1965–1967 елларда Югары режиссёрлар курсларында укый (Мәскәү).

1970–1986 елларда Казан телевидение студиясендә кинорежиссёр.

Төбәк үсешенең актуаль проблемаларына караган 20 дән артык документаль, музыкаль фильмнар төшерә.

Беспалов төшергән Татарстан турындагы фильмнар сериясе («Совет Татарстаны» – «Советский Татарстан», 1970; «Республикам минем, Татарстан» – «Республика моя, Татарстан», 1975; «Нефть тудырган шәһәр» – «Город, рождённый нефтью», 1983), Кама автогиганты турындагы («КамАЗ башлана» – «КамАЗ начинается», 1971; «Яр Чаллы. Комментарийлы портрет» – «Набережные Челны. Портрет с комментариями», 1979; «КамАЗ – икенче сулыш» – «КамАЗ- второе дыхание», 1980) шул заманның мөһим кинодокументлары булып тора. «Татар гармуннары» («Татарские гармошки», 1971), «Нәҗип Җиһанов музыкасы» («Музыка Назиба Жиганова», 1972), «Кырлай» (1974) фильмнары Беспаловның сәнгать нечкәлекләрен, иҗатның табигатен тирәнтен аңлап эшләвен күрсәтә.

Кино төшерү остасының һәр хезмәте югары профессиональлеккә, бай эчтәлек, эмоциональ тәэсир итү көченә ия.

Беспаловның күп кенә фильмнары СССР Дәүләт телерадиокомитеты тарафыннан халыкара алмаштыру фондына кертелә, Үзәк телевидение экраннарында күрсәтелә.

Бүләкләре

Бөтенсоюз телевидение фестивальләрендә катнашып дипломнар ала. ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1977).

Автор – Ю.А.Благов