Эчтәлек

1843 елда Рәхимҗан Сәгыйтов тарафыннан Яңа Татар бистәсендә ачыла, 1862 елга кадәр эшли.

80 нән артык исемдәге китап басыла, алар арасында Коръән, «Кыйссаи Йосыф», «Таһир һәм Зөһрә», «Бакырган китабы», башка рухи мөселман әдәбияты, мәдрәсә өчен дәреслекләр һәм әлифбалар бар.

1845 елда басмаханә эшчәнлеге туктатыла, Казан губернаторы күрсәтмәсе нигезендә Р.Сәгыйтовтан 4 мең данә Коръән алына. Эчке эшләр министры боерыгы белән бер елдан алар хуҗасына кайтарыла һәм басмаханә кабат эшли башлый, әмма Коръән нөсхәләре бик астына куела һәм аларны сату тыела, басмаханә полиция күзәтүендә була. Хакимият күрсәтмәсе буенча Казан университеты басмаханәсе Р.Сәгыйтов өчен гарәп шрифтлары коюдан баш тарта, бу исә басма сыйфатында чагылмый калмый.

1862 елдан соң Р.Сәгыйтов үз эшчәнлеген нашир буларак дәвам итә, заказларын университет һәм Н.П.Коковин басмаханәләренә бирә.

Әдәбият

Каримуллин А.Г. У истоков татарской книги. Казань, 1992.

Габдельганеева Г.Г. Полиграфия и печать в Казанской губернии. 1800–1917 гг. Казань, 2005.

Автор – Г.Г.Габделганиева