1910 елның 28 июлендә ачыла, татар китапларын басу һәм сату белән шөгыльләнә.

Оештыручы-пайчылары — сәүдәгәрләр Г.Үтәмишев, К.Баязитов, Г.Усманов; күмәк пайчысы «Каләм» нәшрияты була. 1916 елда басмаханә идарәче Г.Фәйзигә сатыла, 1918 ел башында алты елга «Кредит ширкәтләре берлеге» шәһәр банкына арендага бирелә.

Эстәрлетамак шәһәренең Мөселман (татар) хәйрия җәмгыятенә һәм Беренче бөтендөнья сугышында яраланган сугышчыларга матди ярдәм күрсәтә.

Басмаханәдә «Каләм», «Акча» нәшриятлары һәм шәхси заказчылар өчен татар телендә 40 ка якын китап нәшер ителә.

Автор — Җ.С.Миңнуллин