Эчтәлек

1914 елда Р.Ибраһимовның Петроградта ябылган басмаханәсе нигезендә ачыла.

1914–1916 еллар арасында гомуми тиражы 84113 данә булган 24 татар китабы дөнья күрә. Әлеге басмаларның күбесе — һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә акчалата ярдәм күрсәтү турындагы законнарның тәрҗемәләре; Кырым һәм Оренбург татарларына кагылышлы законнар, мөселман хәйрия җәмгыятьләре уставлары, дәреслекләр, хрестоматияләр.

Октябрь революциясеннән соң «Чулпан» газетасын, совет хакимиятенең татар телендәге декретларын бастыра.

Әдәбият

Каримуллин А.Г. Татарская книга начала XX века. К., 1974.