Эчтәлек

Премьерасы 1926 елның 20 декабрендә Татар академия театрында уза (режессер К.Тинчурин, дирижёр С.Сәйдәшев, рәссамы П.Беньков).

Төп рольләрне К.Тинчурин (Булат), Р.Кушловская (Мәйсәрә), З.Солтанов (Ишан) башкара.

Драмада революциягә кадәрге татар халкының авыр тормышы, бай бәтчәләргә каршы стихияле каршылык күрсәтергә тырышуы сурәтләнә. Төп сюжет линиясе лирик характерда – геройлар арасындагы мәхәббәт тарихы.

«Зәңгәр шәл» драмасы музыкасында яңгыраган татар халык җырлары арасында шул исемдәге җыр лейтмотив булып тора.

Төп музыкаль тамаша С.Сәйдәшевнең оригиналь музыкасына корылган. Композиторның төп герой Булат образын музыкаль яктан ачуы шул заман өчен яңалык булып тора. Геройның өч җыры – арияләре әсәрнең музыкаль драматургиясе нигезен тәшкил итә. Беренчесенең оптимистик характеры туган ягына зур өметләр белән кайткан геройның кәефен чагылдыра; икенчесе – «Кара урман» җыры аның гади кеше өлешенә төшкән сынаулар турындагы уйлануларын чагылдыра: ул тормышны яхшы атсыз һәм ышанычлы дусларсыз үтеп булмаган кара урманга тиңли. Булатның өченче җыр-ариясе драманың кульминациясенә әверелә, анда баш күтәрүгә чакыру-өндәү ишетелә. Әлеге музыкаль номерлар драманың идеясен һәм тәэсирле-фикри эчтәлеген ачып салалар.

«Зәңгәр шәл» – татар театрының иң популяр әсәрләреннән берсе, ул милли сәхнәдә даими яңартылып тора.

Татар академия театрында куелган «Зәңгәр шәл» спектакленнән күренешләр:

1926 ел

1957 ел

2000 ел

Әдәбият

Егерменче елларның икенче яртысында Татар дәүләт академия театры // Татар совет театры. Казан, 1975;

Салитова Ф.Ш. Творческое содружество драматурга Тинчурина и композитора Сайдашева // Традиции и новаторство в творчестве Карима Тинчурина. Казань, 1975; 

Салитова Ф.Ш. Музыкальные драмы С.Сайдашева. Казань, 1988;

Илялова И.И. Театр имени Камала. Казань, 1986.

Автор – Ф.Ш.Салитова