Туймазы дәүләт татар драма театры. 2020

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

1990 елда оеша. М.Фәйзинең «Ак калфак» пьесасы буенча куелган беренче спектакль 1991 елның маенда күрсәтелә, беренче театр сезоны 1991 елның 2 декабрендә ачыла.

Труппаның беренче составы үзешчән актёрлардан оеша. Аннан соңгы елларда Уфа сәнгать институтында әлеге театр өчен 2 чыгарылыш әзерләнә. 1990–1994 елларда һәм 1996 елдан сәнгать җитәкчесе — И.С.Гәрәев. Башкортстан һәм Татарстанның башка театрларыннан да режиссёрлар чакырыла.

Репертуарын «Портфель» (Н.Исәнбәт), «Язмышларны язып булмый яңадан» (Ф.Яруллин), «Өч аршын җир» (А.Гыйләҗев), «Мәхәббәт өчпочмагы» (Ф.Галиев), «Һинд кызы», «Йолдызым» (Ш.Рәхмәтуллин), «Илгизәр+Вера» (Т.Миңнуллин), «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим), «Ваня абзый» («Дядя Ваня», А.П.Чехов), «Мәкер һәм мәхәббәт» («Коварство и любовь», Ф.Шиллер), «Күзгә күренмәс ханым» («Дама-невидимка», П.Кальдерон), «Онытылган адәм» (Н.Хикмәт), балалар өчен «Алыш бармы, атыш бармы» (Н.Гаетбай әсәре буенча) һ.б. спектакльләр тәшкил итә. Соңгы елларда театр сәхнәсендә «Бөке», «Әрем исе» (И.Зәйниев), «Тиле яшьлек» (И.Абдуллин), «Яшьлек белән очрашу» (Т.Миңнуллин), «Тю-тю мәхәббәт, яки Тавыкбаш» («Курица», Н.Коляда), «Күз буучылар», «Урманнарга керсәң…» (Ә.Гаязов), «Синнән — фатир, миннән — ир» (Н.Гаетбай), «Туй күлмәген калдым кочаклап» (Р.Кинҗәбаев), «Гомерлек газап» (С.Әбүзәр), «Язлар моңы» (Ә.Гаффар), «Тискәрегә — авызлык» («Укрощение строптивой», У.Шекспир), «Каеннарым белән…» (Р.Миңнуллин), «Чиксез күк астында» («Под небесами», Н.Мошина), «Үтерүче» («Убийца», А.Молчанов) спектакльләре дә зур уңыш белән бара.

Театр бөтенроссия һәм халыкара театр фестивальләрендә актив катнаша. «Онытылган адәм» спектакле Әнкарада (Төркия) Н.Хикмәтнең тууына 100 ел тулу уңаеннан уздырылган тантана бәйрәмнәрендә тәкъдим ителә.

2015 елда театр труппасында — БРның атказанган артистлары Г.Латыйпова, Г.Габидуллина, Д.Нуриханов, М.Сидорова, Р.Сәлимгәрәева, Р.Ключарёва, Ф.Мөхәммәтдинов, актёрлар А.Гайсаров, А.Вәлиева, Ә.Гайсарова, Г.Муллагалиева, Д.Вахитова һ.б., театрның баш режиссёры — БР һәм ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Б.Н.Ибраһимов (2007 елдан), директоры — БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Ф.Ф.Габидуллин (2005 елдан).