Чишмә елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 49 км. Бассейнының мәйданы 527,8 км2. Елга башы Чистай районы Яңа Урал авылыннан төньяктарак, тамагы Түбән Кама районы Свердловец поселогы янында. Елга башының абсолют биеклеге 140 м, тамагыныкы – 53 м.

Талкышның 2 дән 24,7 км га кадәр озынлыктагы 11 кушылдыгы бар, иң зуры – Каргалы елгасы (уң кушылдык). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,23 км/км2. Талкышның су җыелу мәйданы аз гына калкулыклы төньяк-көнчыгышка авыш тигезлектән гыйбарәт: субүләрләрнең абсолют биеклеге 100-150 м. Елга үзәненең сөзәклекләре бертөсле текәлектә, сыза һәм ерымнардан тора.

Талкыш бассейнының шактый өлеше сукаланган. Үсемлекләр дөньясы катнаш урманнардан тора. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 5%. Елга юлы бормалы, тармакланмаган. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 3 л/с·км2.

Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 115 мм, ташу агымы катламы 109 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана һәм уртача 24 көн дәвам итә. Су биеклегенең уртача еллык тирбәнешләре 2,7 м (максималь 3 м). Җәйге челләдә су биеклеге тотрыклы, яңгыр ташкыннары сирәк һәм сизелерлек үзгәреш ясамый, алар уртача 1-2 көн дәвам итә.

Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,11 м3/с. Кышкы челлә ноябрь башында башлана. Боз капламы тоташ, кыш ахырына уртача калынлыгы 86 см га (максималь 158 см) җитә.

Суы гидрокарбонат-сульфат-кальцийлы типта. Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Талкыш бассейнында суының гомуми күләме 4,7 млн м3 тәшкил иткән 4 буа бар. Су ресурслары сугару һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрен су белән тәэмин итү өчен файдаланыла.

Талкышның су җыелу мәйданы көчле антропоген йогынтыга дучар. Урманнарны кисү һәм җирләрне сукалау ерымнар эрозиясе тудыра.

Талкыш – ТРның табигать истәлеге (1978).