1933 елда, авыл тамашачысына хезмәт күрсәтү максатыннан, Татар академия театры филиалы буларак оеша.

1938 елда 6 нчы колхоз-совхоз театрына үзгәртеп корыла, урнашу урыннары — Балтач авылы, 1939 елның декабреннән — Арча, 1942 елның октябреннән — Буа шәһәрләре; соңрак Буа шәһәр татар драма театры дип атала.

1944 елның октябрендә Казанга күчерелә һәм Татар дәүләт республика күчмә театры дип үзгәртелә, 1979 елдан — Татар драма һәм комедия театры, 1988 елдан — К.Тинчурин исемендә.

1930 еллар

1933 елда филиалның директоры һәм режиссеры итеп Мәскәү үзәк татар эшче театрының элекке актеры һәм режиссеры М.Ильясов билгеләнә, труппа составына Н.Арапова, Б.Әхтәмов, Г.Болгарская, Б.Галиуллина, Анна һәм Александр Гацулиннар, Г.Гыйматов, З.Закиров, Ф.Ильская, Х.Исмәгыйлев, Г.Камская, И.Мәҗит, М.Рәхмәтуллина, А.Хисамов, И.Шаһдалиев, Ә.Яһудин кебек актерлар керә.

1933 елның 6 ноябрендә Питрәч районының Шәле авылында «Булат бабай семьясы» (К.Нәҗми, К.Тинчурин) спектакле күрсәтелә һәм шуның белән театрның эшчәнлеге башлана.

Аннан соңгы берничә елда М.Ильясов тарафыннан «Ярату» (Н.Сәлахов), «Хаҗи әфәнде өйләнә» (Ш.Камал), «Алты гашыйк» («Шестеро любимых», А.Н.Арбузов) спектакльләре куела. Ш.Сарымсаков «Скапен хәйләләре» («Плутни Скапена», Ж.Б.Мольер), С.Булатов һәм Г.Уральский «Шәмсекамәр» (М.Әблиев), «Чик буенда» («Пограничники», В.Н.Билль-Белоцерковский) спектакльләрен куялар.

1937 елда М.Ильясов репрессияләнә, 1938 елдан труппа белән Ә.Мәҗитов җитәкчелек итә.

Репертуарында «Яшь йөрәкләр» (Ф.Бурнаш), «Аршин мал алан» (У.Хаҗибәков), «Урманда» (Ф.Хөсни), «Гөлзада» (Р.Ишморат) спектакльләре урын ала. Бер урыннан икенче урынга күчеп йөрүенә һәм авыр шартларга карамастан, театр мәгарифне үстерү, тамашачыга рухи һәм әхлакый тәрбия бирү бурычын үти.

1940 еллар

Бөек Ватан сугышы елларында труппаның ирләр составы кими, актрисаларга ир-ат рольләрен дә башкарырга туры килә. Шулай да «Серле казна» (Т.Гыйззәт), «Кайту» (Р.Ишморат), «Патриотлар семьясы» (Г.Насрый) спектакльләре дөнья күрә. Труппа З.Камалова, В.Минкина, С.Сәгыйтов кебек актерлар белән тулылана.

1946 елда, Ә.Мәҗитов үлгәннән соң, театр белән режиссер Г.Йосыпов җитәкчелек итә. Ул сәхнәгә яңа чыккан спектакльләрне җәмәгатьчелек белән карау һәм фикер алышуны гадәткә кертә.

Аның тарафыннан куелган «Тормыш җыры» (М.Әмир) һәм «Украина далаларында» («В степях Украины», А.Е.Корнейчук; икесе дә — 1947; күчмә театрлар смотрларында 1 нче премиягә лаек булалар), «Яшьләр алдатмыйлар» (М.Фәйзи, 1946) спектакльләре зур иҗтимагый яңгыраш ала.

1950–1980 еллар

1950 елдан театрның сәнгать җитәкчелеге башында торучы С.Вәлиев-Сульва куйган романтик спектакльләр популярлык казана.

«Башмагым» (Т.Гыйззәт; Җ.Фәйзи музыкасы, 1951), «Галиябану» (М.Фәйзи, 1952), «Сулган чәчәкләр» (Җ.Җаббарлы, 1953), «Чал чәчле кыз» («Седая девушка», Кытай драматургы Дин Ли, 1954), «Кара йөзләр» (М.Гафури повесте буенча, 1954) спектакльләре 1950 еллар репертуарының нигезен тәшкил итәләр.

Бу елларда театрга директор М.Хәмзин, рәссам П.Баландин, актерлар Х.Хәмзин, Р.Кушловская, К.Нуруллина, С.Мөхәррәпов, Татар театр училищесен тәмамлаган Г.Нуруллин, Л. һәм Ф.Фарсиннар, С.Исмәгыйлева, татар сәхнәсе корифейлары К.Шамил һәм М.Сульва киләләр.

Театрны өч дистә ел буе аның сәнгати һәм иҗади үсешендә зур роль уйнаган һәм берничә буын актерлар тәрбияләп чыгарган К.Тумашева (1956–1962) һәм аның улы Р.Тумашев (1963–1985) җитәкли.

Реалистик ысул һәм психологик мәктәп тарафдарлары буларак, алар актерлардан хисләр чынлыгын, характерларның эзлекле үстерелешен, тормышчанлык таләп итәләр.

Бу эштә аларга Ә.Гаффар, Р.Батулла, Р.Мингалим, М.Мәһдиев драматургиясе ярдәмгә килә. Р.Ишморатның «Үлмәс җыр» (1957) пьесасы буенча куелган спектакль зур вакыйга буларак кабул ителә.

«Рәйхан» (Н.Исәнбәт, 1960), «Беренче мәхәббәт» (Х.Вахит, 1960), «Йөрәк янар өчен бирелгән» (Т.Миңнуллин, 1970), «Сандугачлар килгән безгә» (И.Юзеев, 1974), «Ефәк баулы былбыл кош» (А.Гыйләҗев, 1982) спектакльләре дә уңыш казана.

Театр Үзбәкстан, Кыргызстан, Казакъстан, Әзәрбайҗан республикалары шәһәрләренә спектакльләр белән чыга.

Труппа яшь буын актерлар (И.Мәхмүтова, Х.Мәхмүтов, Н.Шәйхетдинов, Р.Мифтахов, З.Харисов, М.Җаббаров, З.Досаева) белән тулылана.

Республикадан читтәге шәһәрләрдә танылу алган театрның еллар дәвамында тупланган осталыгы һәм казанган абруе аңа яңача караш, эшләү өчен иң яхшы шартлар тудыруны таләп итә.

1988 елда театрга элек Татар академия театры эшләгән бина бирелә һәм ул стационар театр статусын ала.

1990 еллардан безнең көннәргә кадәр

1985–1991 елларда театр белән Р.Батулла, Д.Сираҗиев, 1993 елдан Б.В.Щукин исемендәге Югары театр училищесен (Мәскәү) тәмамлаган режиссер Р.Заһидуллин җитәкчелек итә.

Үз спектакльләрен ул яңа ритмнар, хәрәкәт, көчле театральлек һәм тамашалылык, уен дәрте белән баета, төрле жанрлар һәм стилистикада актерларның иҗади мөмкинлекләрен ача, театрның үзенчәлекле реформаторына әверелә.

Н.Фәттах романы буенча сәхнәләштерелгән «Ител суы ака торур» (1993) спектаклендәге эпик киңлек, К.Тинчурин пьесалары буенча куелган «Хәйләсез — дөнья файдасыз» (1992), «Назлы кияү» (1996), «Хикмәтле доклад» (2003), «Американ» (2007) спектакльләрендәге көчле гротеск, П.Бомаршеның «Тынгысыз төн, яки Фигароның өйләнүе» («Женитьба Фигаро», 1995) һәм Ж.Б.Мольерның «Галиҗәнап де Пурсоньяк» («Господин де Пурсоньяк», 1999) пьесалары буенча куелган спектакльләрдәге ачыктан-ачык театральлек, И.Грекова повесте буенча сәхнәләштерелгән «Тол хатыннар көймәсе» («Вдовий пароход», 1994) һәм Х.Вахит пьесасы буенча куелган «Яңадан мәхәббәт турында» (1998) спектакльләрендәге психологик тирәнлек актерлардан төрле уен алымнары һәм чараларыннан файдалануны, сәнгатьчә сурәтләү чаралары диапазонын киңәйтүне таләп итә.

«Сүнгән йолдызлар» (К.Тинчурин, 1999), «Кураж ана һәм аның балалары» («Мамаша Кураж и её дети», Б.Брехт, 2000), «Кояш төшмәгән җирдә» («На дне», М.Горький; 2005), «Бернарда Альба йорты» («Дом Бернарды Альбы», Г.Лорка; 2008) кебек спектакльләрнең сәхнәгә чыгуы коллективның зур иҗат тәҗрибәсе туплавын раслый, театрның сәнгати үсеш дәрәҗәсен билгели.

Болардан тыш соңгы елларда театр сәхнәсендә «Кияүләр», «Туй алдыннан» (Х.Вахит), «Хаҗи әфәнде өйләнә» (Ш.Камал), «Өти балак Гөлүзә» (Ю.Әминев), «Мәхәббәт баскычы» (Ш.Фәрхетдинов), «Алтын көз» (Ш.Фәрхетдинов, Р.Заһидуллин), «Төн яна учакта» (Х.Ибраһим), «Гайфи бабай, өйлән давай!» (Г.Зәйнашева), «Мәхәббәт чишмәсе», «Күрәсем килгән иде...» (И.Мәхмүтова), «Төш» (Т.Миңнуллин), «Бер тамчы ярату» (Н.Гыйматдинова), «Язмышым юллары» (Р.Вәлиев), «Бер күрешү — үзе бер гомер» (Ф.Яруллин), «Өзелгән яфраклар» (Р.Габделхакова), «Соңгы риваять» (М.Маликова), «Йосыф-Зөләйха» (Н.Хисамов), «Без барыбыз да кешеләр» («Все мы люди», Эрих Мария Ремарк романы буенча), «Гамлет. Күренешләр» («Гамлет. Сцены», У.Шекспир), «Кара Пулат» (Р.Харис, Э.Низамов; «Ел вакыйгасы» номинациясендә ТР Мәдәният министрлыгының «Тантана» бүләге лауреаты, 2015), «Чулпан» (Ш.Хөсәенов), «Эх, алмагачлары!» (Ш.Фәрхетдинов), «Түләк» (Н.Исәнбәт), «Өченче бүлмәдә эт яши» (Р.Мингалим), «Кичер мине» («Прости меня», И.Герман) һәм башка спектакльләр дә зур уңыш белән бара.

Театр ТР һәм РФ шәһәрләре һәм районнары буйлап гастрольләрдә йөри, Россия һәм халыкара театр фестивальләрендә катнаша, К.Тинчурин исемендәге чираттагы VIII Халыкара милли драматургия театр фестивален уздыра (2016).

2015 елда труппа составында — РФ һәм ТРның халык артисты Н.Шәйхетдинов; РФнең атказанган һәм ТРның халык артисты И.Мәхмүтова; ТРның халык артистлары Җ.Әсфәндиярова, Ә.Галиуллин, Т.Зиннуров, З.Харисов, Л.Миңнуллина, И.Хәсәнов, Н.Нәҗмиев, З.Хәкимҗанова, Т.Фәйзуллина, Р.Төхфәтуллина; ТРның атказанган артистлары З.Вәлиева, Л.Галләмова, Г.Гарәпшина, З.Зарипова, Л.Мәхмүтова, С.Мифтахов, М.Нәҗмиева, Г.Нәүмәтова, И.Сафиуллина, Ш.Фәрхетдинов, Ә.Хәсәнова, Р.Шәмсетдинов; актерлар Г.Гайнуллина, А.Пискунов, Р.Сәлахова, А.Фәтхуллин, Х.Хөснетдинов һәм башкалар.

Театрның баш режиссеры — РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Р.М.Заһидуллин (2019 елга кадәр); директоры — Ф.Н.Мөсәгыйтов (2002 елдан).

Әдәбият

Илялова И. Театр имени Тинчурина. К., 2002.

Автор И.И.Илялова