Казанда татар театры (Беренче татар дәүләт драма труппасы, хәзер Татар академия театры), опера театры, Зур театр (хәзер Казан Зур драма театры), Елга аръягындагы Эшче театры шундый театрлардан санала.

Аларны тәэмин итү өчен акча шәһәр бюджетыннан бүлеп бирелә. Үрнәк театрлар эшчәнлеген башта Казан шәһәр эшче һәм солдат депутатлары Советы каршындагы губерна мәгариф бүлегенең театр секциясе, 1920 елдан ТАССР Мәгариф халык комиссариатының театр бүлеге турыдан-туры контрольдә тота. 1922 елда, шәһәр бюджетында акча булмау сәбәпле, үрнәк театрларны финанслау вакытлыча туктала, чыгымнарны каплау тулысынча үзләренә тапшырыла; шулай елда алар эшчәнлеген контрольдә тоту дәвам итә.

Соңыннан бу театрлар дәүләт театрларына үзгәртелә.

Автор — Ю.А.Благов