Биографиясе

1921 елның 25 феврале, Мамадыш кантоны Борчаклы Яз авылы – 1982 ел, Казан.

1950 елда Мәскәү консерваториясен (Е.Енохович классы) тәмамлый. 1950–1980 елларда М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры солисты.

Иҗаты

Җырчы иҗатына реалистик башкару манерасы, тәэсирле мимика, ачык дикция хас. В.Н.Жарков киң диапазонлы, чиста яңгырашлы, төрле тембрлы тавышка ия. Татар телен яхшы белүе аңа милли репертуардагы партияләрне уңышлы башкару мөмкинлеге бирә.

Төп партияләре: Дон Базилио («Севилья чәчтарашы», Дж.Россини), Мефистофель («Фауст», Ш.Гуно), Иван Сусанин (шул исем. опера, М.Глинка), Гремин, Кочубей, Рене («Евгений Онегин», «Мазепа», «Иоланта», П.Чайковский), Борис Годунов (шул исем. опера, М.Мусорг­ский), Борис Тимофеевич («Катерина Измайлова», Д.Шостакович), Аблай, Хан («Качкын», «Түләк һәм Сусылу», Н.Җиһанов), Сандр («Наёмщик», С.Сәйдәшев һәм А.Ключарёв).

Эстрада концертларында чыгышлар ясый.

Авторлар – Ф.Ш. Салитова, Р.И.Такташ