Эчтәлек

1800 тирәсе, Харьков шәһәре — 1864, Екатеринбург шәһәре.

Сәхнә эшчәнлеген О.И.Калиновский труппасында башлап җибәрә. 1827 ел тирәсендә Воронеж шәһәрендә, соңрак Тамбов, Саратов, Сембер шәһәрләрендә үзенең шәхси антрепризасын оештыра.

1833 елның языннан 1842 елның язына кадәр Казанда труппа белән җитәкчелек итә, аның составында «ирекле» актерлар белән беррәттән крепостной, ягъни «оброк түләүче» актерлар да була.

Соңрак Мәскәүдәге Кече театр актерлары гаиләсенә нигез салган П.М.Садовский үзенең эшчәнлеген Казанда Соколов труппасында башлап җибәрә.

Рус театр провинциясенең алдынгы эшлеклеләреннән берсе буларак, ул репертуарга да, актерларның профессиональ әзерлегенә дә җитди игътибар бирә. Шул максаттан Мәскәү һәм Петербург театрларының олпат сәхнә осталарын гастрольләргә чакыра.

Соколов антрепризасы елларында Казанда беренче тапкыр А.С.Грибоедовның «Акыллылык бәласе» («Горе от ума»), Н.В.Гогольнең «Ревизор», И.А.Крыловның «Төшемле кибет» («Модная лавка»), Д.И.Фонвизинның «Җитлекмәгән егет» («Недоросль»), Я.Б.Княжнинның «Филат туе» («Филаткина свадьба»), «Ям», «Ирләр — үз хатыннарының кияүләре» («Мужья — женихи своих жен»), А.А.Шаховскойның «Ксанф янындагы Эдип» («Эдип у Ксанфа»), «Ярымбайлар уены» («Полубарские затеи»), «Шигырь язучы казак» («Казак-стихотворец»), М.Н.Загоскинның «Богатонов, яки Провинция кешесе башкалада» («Богатонов, или Провинциал в столице»), «Үз-үзеңә сюрприз» («Сюрприз самому себе»), Ж.Б.Мольерның «Дворяннар арасындагы мещан» («Мещанин во дворянстве»), «Дон Жуан», «Скапен хәйләләре» («Плутни Скапена»), В.Дюканжның «Комарбазның хәяте» («Тридцать лет, или Жизнь игрока») пьесалары буенча спектакльләр, шулай ук Булья, Дж. Паизиелло, К.А.Кавос, А.Н.Титов опералары куела.

Труппаның Казан тамашачысын яңа музыкаль әсәрләр белән таныштырган дирижерлар Семенов, Немвродов җитәкчелегендәге оркестры катнашуында концертлар уздырыла.

1842 елда янгын чыгу сәбәпле, театр бинасыз кала һәм Соколов труппасы башта Уфага, аннан соң Екатеринбургка күчеп китә.

Әдәбият

О Казанском театре // Репертуар русского театра. 1840. Кн. 8;

Крути И. Русский театр в Казани. М., 1958;

Курочкин Ю. Бабушка уральского театра. Свердловск, 1969;

Театральная энциклопедия. М., 1965. Т. 4.

Автор Ю.А.Благов