Биографиясе

1947 елның 27 ноябрендә Чиләбе шәһәрендә туа.

С.М.Цвиллинг исемендәге Чиләбе драма театры каршындагы студияне (1968), Б.В.Щукин исемендәге Мәскәү югары театр училищесенең режиссерлык факультетын (1974), Мәскәүдәге Дәүләт театр сәнгате институты каршындагы югары театр курсларын (1980) тәмамлый.

1968–1969 елларда Чиләбе яшь тамашачылар театры (ТЮЗ) актеры, 1969–1974 елларда ВЛКСМның шәһәр комитеты каршындагы Чиләбе яшьләр театры режиссеры.

1975–1981 елларда Чиләбе өлкә драма театры режиссеры.

1981–1987 елларда Чита өлкә драма театрының баш режиссеры.

1987–1993 елларда Ростов-Дон академия драма театрының сәнгать җитәкчесе.

1994 елдан Казан Зур драма театрының баш режиссеры, 2007 елдан аның сәнгать җитәкчесе һәм директоры.

Казан Зур драма театры каршындагы үзе тарафыннан 1995 елда оештырылган Россия академия театр сәнгате филиал-студиясендә педагогик эшчәнлек алып бара.

2006 елдан профессор, РФнең Театр эшлеклеләре берлеге секретаре (2001 елдан).

ТРның Иҗтимагый палатасы әгъзасы (2006 елдан).

Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.

Иҗаты

Чиләбедә куелган спектакльләр арасында «Чишеп булмаслык мәсьәлә» («Квадратура круга», В.П.Катаев; 1980), «Акылга сай Журден» («Полоумный Журден», М.А.Булгаков; 1981) бар.

Чита өлкә драма театрында ул «Скапен хәйләләре» («Плутни Скапена», Ж.Б.Мольер; 1981), «Өч апельсинга мәхәббәт» («Любовь к трем апельсинам», М.А.Светлов; 1981), «Һәр акыл иясен дә гадилек җиңәр» («На всякого мудреца довольно простоты», А.Н.Островский; 1982), «Әче!» («Горько!», М.М.Зощенко хикәяләре буенча; 1982), «Банкрот» (А.Н.Островский; 1984), «Күршедә яшибез без» («По соседству мы живем», С.Л.Лобозеров; 1986) спектакльләрен куя.

Ростов-Дон академия драма театры сәхнәсендә «Ревизор» (Н.В.Гоголь, 1989), «Америка фахишәсе, яки Эчкече әти белән Россия буйлап сәяхәт» («Американская шлюха, или Путешествие по России с папой-алкоголиком», И.Квирикадзе киносценарие буенча; 1990), «Том Сойер маҗаралары» («Приключения Тома Сойера», М.Твен повесте буенча; 1991) спектакльләрен, «Түбәдәге скрипкачы» («Скрипач на крыше», Д.Бок, Д.Стайн; 1991) мюзиклын күрсәтә.

Казан Зур драма театрында «Бәхет — ул син!» («Счастье — это ты!», Б.Л.Васильев, А.П.Довженко хикәяләре буенча; 1995), «Хәтәр йомыркалар» («Роковые яйца», М.А.Булгаков повесте буенча мюзикл; 1997), «Тавык күзе» («Куриная слепота», Н.В.Коляда; 1998), «Пики дамасы» («Пиковая дама», А.С.Пушкин повесте буенча; 1999), «Өч тиенлек опера» («Трехгрошовая опера», Б.Брехт, К.Вайль; 2000), «Вернье йортындагы сер» («Тайна дома Вернье», Р.Том; 2001), «Чия бакчасы» («Вишнёвый сад», А.П.Чехов; 2004), «Дама визиты» («Визит дамы», Ф.Дюрренматт; 2006), «Глумов» («На всякого мудреца довольно простоты», А.Н.Островский; 2007), «Абзыкай төше» («Дядюшкин сон», Ф.М.Достоевский повесте буенча; 2008), «Бөек комбинатор» («Великий комбинатор», И.Ильф романы буенча), «Унике урындык» («Двенадцать стульев», Е.Петров; 2009) спектакльләрен куя.

Славутскийның иҗат алымына вакыйгаларны гәүдәләндергәндә масштаблылыкка, мизансценаны төзегәндә көчле тамашалылыкка омтылу, хореография, музыканы мул куллану хас.

Рәссам А.М.Патраков белән 30 елдан артык хезмәттәшлек иткән режиссер спектакльләрнең үзенчәлекле куелышына зур игътибар бирә.

Славутскийның күп кенә спектакльләре бөтенроссия һәм халыкара театр фестивальләрендә, шул исәптән Вильнюс, Псков, Йошкар-Ола, Ярославль, Чиләбе, Магнитогорск, Самара шәһәрләрендә, шулай ук Каһирә (АРЕ, 1996), Марсель (Франция, 1997 елдан 2001 елга кадәр ел саен һәм 2006 елда), Охрид (Македония, 2005) кебек чит ил шәһәрләрендә дә тәкъдим ителә.

Славутский Мәскәү, Орел, Ла-Валлетта (Мальта), Битола (Македония) театрларында да спектакльләр куя.

Бүләкләре

ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2000).

РФ хөкүмәтенең Ф.Волков исемендәге бүләге лауреаты (2010).

Дуслык (2018), Почет һәм «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» (2021) орденнары белән бүләкләнә.

Әдәбият

Соколянский А. Уровень требовательности // Театральная жизнь. 1983. № 9;

Казьмина Н.Александр Славутский: Время и место // Театр. 2006. № 3.