- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (1940 елның 26 апреле), полковник (1941 ел)
1905 елның 17 гыйнвары, Самара губернасы, Бөгелмә өязе (хәзерге Баулы районы) Дубовка авылы – 1942 елда, Данүзәнендә Мурманск шәһәре янында җирләнә.
Чиркәү-приход мәктәбенең биш сыйныфын тәмамлаганнан соң, авыл хуҗалыгында эшли.
1927 елдан НКВД гаскәрләре сафларында.
Керки 47 нче чик буе отрядының кече комсостав мәктәбен (1928), 1934 елда ОГПУ гаскәрләренең Харьков чик сакчылары мәктәбе каршындагы хәрби башлыклар әзерләү курсларын, 1939 елда СССР Эчке эшләр халык комиссариатының Югары чик сакчылары мәктәбен тәмамлый.
1939–1940 елларда совет-фин сугышында катнаша, 4 нче чик сакчылары полкының рота командиры (НКВД гаскәрләре).
1940 елның гыйнвар-февралендә Уома (Финляндия) торак пункты янында фронт коммуникацияләрен саклаганда батырлык күрсәтә. 10 гыйнварда финнар камалышына эләгә. Яраланса да, командир оборона белән җитәкчелек итә. Бер ай барган сугышта заставадагы 142 чик сакчысыннан 32 сугышчы гына кала. 1943 елның 12 февраленә каршы төндә Уома авылы янында капитан сугышчыларны контрһөҗүмгә күтәрә һәм ротаны камалыштан алып чыга.
1940–1941 елларда М.В.Фрунзе исемендәге хәрби академиядә (Мәскәү) укый.
1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, укчы дивизия командиры.
1942 елның 29 маеннан фашист тоткынлыгында. Хәрби әсирләрне концлагерьдан качарга әзерләгәне өчен атып үтерелә.
Ленин ордены, ике Кызыл Байрак ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Баулы шәһәрендә Җиңү мәйданында Геройның бюсты, Дубовка авылында аның йорты урынында истәлек тактасы урнаштырыла. Керки (Төркмәнстан) һәм Баулы шәһәрләре урамнарына И.Д.Зиновьев исеме бирелә.
Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. Казань, 1963;
Ими гордится Туркменистан. Ашхабад, 1973;
Герои Советского Союза — наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;
Батырлар китабы — Книга Героев. Казань, 2000;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2018. Т. 1. С. 528, 536, 537;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 65.
Авторлар — В.А.Шагалов, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.