Биографиясе

1935 елның 6 ноябре, Мәскәү шәһәре – 2002 елның 1 феврале, Казан шәһәре.

1962 елда Кыргыз хореография училищесен (Фрунзе) тәмамлый.

1960–1963 елларда А.Малдыбаев исемендәге Кыргыз опера һәм балет театрында балет артисты, 1963–1967 һәм 1972–1979 елларда – С.Айни исемендәге Таҗик опера һәм балет театрында (Дүшәнбе), 1967–1972 елларда һәм 1979–1983 елларда А.С.Пушкин исемендәге Горький опера һәм балет театрында балет артисты һәм педагог-репетитор, 1984 елдан – Белорус Зур опера һәм балет театрында (Минск), 1986 елдан Бурят опера һәм балет театрында (Улан-Удэ) педагог-репетитор.

Бер үк вакытта Бурят хореография училищесендә укыта.

1989 елдан Татар опера һәм балет театры педагог-репетиторы.

А.Аданның «Жизель» (1992), П.Чайковскийның «Лебединое озеро» (1993), «Спящая красавица» (1996), «Щелкунчик» (1999), Л.Минкусның «Дон Кихот» (1994, Л.Трембовельская белән бергә), Ф.Шопен музыкасына «Шопениана» (1998), Ш.Гуноның «Вальпургиева ночь», 1998 балетларының классик редакцияләрен яңарта.

Әдәбият

Народные артисты СССР, РФ, РТ. Казань, 2011.

Автор – В.Н.Горшков