Биографиясе

1878 елның 8 (20) декабре, Санкт-Петербург — 1953 елның 12 марты, Казан.

Зур театрның Казанга гастрольләр белән еш килгән һәм 1898–1900 елларда Казанда җыр класслары белән җитәкчелек иткән танылган солисты Н.А.Преображенский кызы.

Санкт-Петербургта опера-драма курсларын тәмамлый (1895), М.М.Читау һәм М.И.Писаревта белем ала. 1903 елда драма актрисасы буларак беренче тапкыр сәхнәгә чыга.

1907 елда Тула театры актрисасы, аннан соң Архангельск, Воронеж, Саратов, Вятка, Түбән Новгород, Волгоград шәһәрләре театрларында эшли.

1936 елдан Казан Зур драма театрында.

Иҗаты

Рус реалистик актёрлар мәктәбе вәкиле, образга керү остасы буларак, Преображенская Казан театры сәхнәсендә шәһәрнең театр тормышында сизелерлек эз калдырган шактый гына зур образлар иҗат итә. Актрисаның Гурмыжская, Барабошева, Манефа («Урман», «Дөреслек әйбәт, ә бәхет яхшырак», «Һәр акыл иясен дә гадилек җиңәр», А.Н.Островский), Хлёстова («Акыллылык бәласе», А.С.Грибоедов), Марфа Тимофеевна («Дворяннар оясы», И.С.Тургенев романы буенча), Бережкова («Текә яр», И.А.Гончаров романы буенча), Василиса Волохова («Фёдор патша», А.К.Толстой), Ефросинья Старицкая («Иван Грозный», А.Н.Толстой), Васса Железнова (М.Горькийның шул исемендәге әсәре буенча) кебек рольләре тормыштагы күзәтүләр байлыгы, үзенчәлекле детальләр сайлап алудагы төгәллеге, иҗат ителгән образга социаль күренеш масштабын бирә белүе ягыннан аерылып тора.

Рус халкы холкына хас сыйфат үзенчәлекләрен П. Аксинья («Фельдмаршал Кутузов», В.А.Соловьёв), Марфа Петровна («Рус кешеләре», К.М.Симонов), няня («Ябырылу», Л.М.Леонов), Зорина («Яшәү чыганагыбыз булган икмәк», Н.Е.Вирта), Мария Львовна («Профессор Полежаев», Л.Н.Рахманов) образларында ачып күрсәтә. Аның героиняларына хас булган рухи юмартлык, ачыклык, эчке нәзакәтлелек, ярдәмчеллек, кеше хәленә керә белү, рухи байлык кебек сыйфатлар тамашачы аңында рус хатын-кызы образын формалаштыра.

Актрисаның иҗат палитрасына шулай ук комик һәм сатирик буяулар да хас (мадам Ксидиас — «Интервенция», Л.И.Славин; Роза Еремеевна — «Ял көне», В.П.Катаев).

Яралылар өчен 325 концерт куя; ятим балаларга ярдәм күрсәтә (балалар йортларына үз кеременнән өлеш чыгара).

Медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият  

Народные артисты. К., 1980;

Ингвар И., Илялова И. Русский театр в Казани. К., 1991;

Театральная энциклопедия. М., 1965. Т. 4.

Автор — Ю.А.Благов