- РУС
- ТАТ
драма актёры, ТАССРның халык, РФнең атказанган артисты (1986, 1996)
1945 елның 7 августында Казанда туа.
Мәскәүдәге Дәүләт театр сәнгате институтын (ГИТИС, 1970, И.М.Раевский курсы) тәмамлаганнан соң, Киров (1970–1972), Рига (1972–1974), Ленинград (В.Ф.Комиссаржевская исемендәге театр, 1974–1975) театрларында эшли.
1975 елдан Казан Зур драма театры артисты.
Пантюшинның театр тәнкыйте игътибарын үзенә җәлеп иткән тәүге рольләреннән берсе поляк язучысы Т.Новак повесте буенча куелган «Ничек патша буласың, ничек җәллад буласың?» (1976) спектаклендәге Блаженный Юзек роле була. Анда актёрның масштаблы фикер йөртә алу сәләте, аерым бер кеше характерында тирән фәлсәфи идея белән сугарылган эпик образны гәүдәләндерә белү осталыгы күренә. Пантюшинга хас булганча, характерны гомумиләштерүгә, билгеле бер социаль категориягә хас типик якларны ачып күрсәтүгә омтылыш аның Никитин («Яр», Ю.В.Бондарев романы буенча), Мансур («Югалган көн», А.Гыйләҗев), Аким Касьянов («Ак таулар турында төш», В.П.Астафьевның «Патша-балык» хикәяләре буенча), Кинг («Карагыз, кем килгән!», В.К.Арро), Петька Богоматерь («Иван һәм Мадонна», А.И.Кудрявцев) образларында күзәтелә.
Парадоксаль сәхнә шартларында табигый яшәеше актёрга М.А.Булгаков әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә Коровьев («Мастер һәм Маргарита», 1989) һәм Рокк («Хәтәр йомыркалар», 1997) кебек истә калырлык, ышандырырлык образлар иҗат итәргә мөмкинлек тудыра.
Комедия репертуарында Пантюшин рольләре жанр табигатенең төгәл тоемлануы, лирика белән ирониянең, тормышчан дөреслек белән хыялда тудырылган театральлекнең бергә үрелеп баруы ягыннан үзенчәлекле: Дон Жуан, Скапен («Дон Жуан», «Скапен хәйләләре», Ж.Б.Мольер), Блез д’Амбрье («Блез», К.Монье) һәм Антонио («Җәмгыять әфәндесе», Дж. Скарначчи, Р.Тарабузи), Кияү («Ачы!», М.М.Зощенко әсәре буенча).
Пантюшин классик (Тарелкин — «Эш», А.В.Сухово-Кобылин; Незнамов, Ризположенский — «Гаепсездән гаеплеләр», «Банкрот», А.Н.Островский) һәм тарихи (Свердлов — «Большевиклар», Дзержинский — «Алга... алга... алга!», М.Ф.Шатров) драматургиядә дә шактый гына тирән эчтәлекле, зур әһәмияткә ия рольләр иҗат итә.
Концерт эшчәнлеге белән шөгыльләнә, зур концерт программалары арасында композитор С.Сәйдәшевкә багышланган моноспектакль, музыкаль-поэтик спектакль «Ave, Maria» (З.Сөнгатуллина белән) һ.б. бар. Кинога төшә («Син генә» — «Только ты», 1973; «Чанита үбүе» — «Поцелуй Чаниты», 1974; «Башка алай эшләмәм» — «Я больше не буду», 1975).
Ингвар И., Илялова И. Русский театр в Казани. К., 1991.
Автор — Ю.А.Благов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.