Биографиясе

1923 елның 9 мае, Лаеш кантоны Ябынчы авылы — 2001 елның 10 феврале, Казан.

1949 елда Татар театр училищесен тәмамлый һәм Татар республика күчмә театрына кабул ителә.

Образга керә белү сәләтенә ия булган Нуруллин шактый үзенчәлекле образлар иҗат итә: Хафиз («Шәмсекамәр», М.Әблиев), Марат, Алиш («Бистә кызы Гөлсинә», «Үлмәс җыр», Р.Ишморат), Хуан Шижень («Чал чәчле кыз», Хэ Цзинчжи һәм Дин Ни) һ.б. Бер үк вакытта режиссёр да, драматург та була. М.Фәйзинең «Галиябану» пьесасы буенча Нуруллин тарафыннан куелган спектакль РСФСР Мәдәният министрлыгы дипломы белән бүләкләнә (1959). Нуруллинның «Вөҗдан» пьесасы буенча куйган спектакле Татар республика күчмә, Оренбург татар, шулай ук Башкортстан театрлары сәхнәләрендә зур уңыш белән бара.

1959 елда ТАССР Мәдәният министрлыгы тарафыннан, татар халык театрлары оештыру өчен, Әстерхан шәһәренә җибәрелә (20 дән артык спектакль куя).

1969–1989 елларда яңадан Татар республика күчмә театрында, анда ул шактый гына образлар иҗат итә: Нури («Өти балак», Ю.Әминев), Хак («Тынгысыз төн», Г.Мөхәммәтшин), Исак («Яшь йөрәкләр», Ф.Бурнаш), Ягъфәр («Айгөл иле», М.Кәрим), Ашот Ашотович («Күктән төшкән бәхет», Н.Асанбаев), Сираҗи («Туйлар узгач», Р.Батулла), Сәлим («Беренче мәхәббәт», Х.Вахит), Суфый («Шәмсекамәр», М.Әблиев), Мотыйгулла («Кайтыр идем», Р.Хәмид), Мулла («Кара йөзләр», М.Гафури), Нариман («Үзебез сайлаган язмыш», Т.Миңнуллин), Казый («Хуҗа Насретдин», Н.Исәнбәт), Хәмзин, Халикъ, Ак бабай («Сандугачлар килгән безгә», «Кыр казлары артыннан», «Онытылмас бәет», И.Юзеев).

Нуруллинның сәхнәдә үз-үзен тотышына табигыйлек, гадилек хас; шулай ук ул персонажның поэтик асылын, аның эчке дөньясын тирәнтен ача һәм җиткерә белә.

Әдәбият

Илялова И. Театр имени Тинчурина. К., 2002.           

Автор — Д.Ә.Гыймранова