Биографиясе

1908 елның 28 апреле, Ковно шәһәре, хәзер Литва Республикасы Каунас шәһәре — 1979 елның 9 октябре, Казан.

1914–1925 елларда Саратов шәһәрендәге «Кызыл шәһәрчек» балалар йортында тәрбияләнә.

1925–1927 елларда агач эшкәртү остаханәсендә эшли, бер үк вакытта театр техникумында дәресләр ала, шунда аның сәхнә таланты ачыла. Юллама белән Ленинградка килә, 1930 елда Ленинград сәхнә сәнгатьләре техникумын тәмамлый.

1930–1932 елларда Ленинградтагы Кызыл Армия театры актёры, 1932–1942 елларда Сызрань, Сталиногорск, Сталинград шәһәр театрларында эшли.

1941–1942 елларда халык ополчениесе составында Сталинградны саклауда катнаша, хәрби медальләр белән бүләкләнә. 1942 елда Сталинград яшь тамашачылар театры (ТЮЗ) актёрлары белән Казанга күчерелә.

1942–1968 елларда Казан яшь тамашачылар театры (ТЮЗ) актёры

Иҗаты

Рус һәм чит ил классикасы әсәрләре, шул чор драматургларының пьесалары буенча куелган спектакльләрдә 100 дән артык роль башкара.

Аеруча зур рольләре — Городничий («Ревизор», Н.В.Гоголь), Кречинский («Кречинскийның туе», авылыВ.Сухово-Кобылин), Большов, Дикой, Мамаев («Агай-эне — ак мыек», «Яшенле яңгыр», «Һәр акыл иясен дә гадилек җиңәр», А.Н.Островский), Берсенев («Бер көн элек», И.С.Тургенев), Лопахин («Чия бакчасы», А.П.Чехов), Тетерев («Мещаннар», М.Горький), Президент («Мәкер вә мәхәббәт», Ф.Шиллер), Жан Вальжан («Хокуксызлар», В.Гюго романы буенча), Монтанелли («Кигәвен», Э.Л.Войнич романы буенча), Гарифҗан Атабаев («Мулланур Вахитов», Н.Исәнбәт).

Мулярчикның иҗат палитрасында романтик буяулар, хисләр югарылыгы һәм социаль характеристика төгәллеге, гаҗәеп тормыш чынлыгы, образның биографик детальләр белән тулыландырылуы табигый үрелеп бара. Мулярчикка халыкчан характерлар, хезмәт кешесе образы аеруча якын. Ул башкарган Енакиев («Полк улы», В.П.Катаев), Павлов, Заварин, Лапшин («Тормыш сәхифәләре», «Тигезсез көрәш», «Шатлык эзләгәндә», В.С.Розов), Василий Васильевич («Чын кеше», Б.Н.Полевой романы буенча), Богатырёв («Бер төн», Б.А.Горбатов) образлары үзләренең бөтенлеге, эчке ышандыру көченә ия булулары белән игътибарны җәлеп итә.

Әдәбият     

Народные артисты. К., 1980;

Благов Ю. Казанский театр юного зрителя. К., 1986.

Автор — Ю.А.Благов