Биографиясе

1960 елның 22 маенда Зеленодольск районы Юдино шәһәр тибындагы поселогында туа.

Казан театр училищесен тәмамлый (1983).

1983–1996 елларда һәм 1997 елдан Казан яшь тамашачылар театры (ТЮЗ) актёры, 1996 елның маеннан декабренә кадәр Чиләбе яшь тамашачылар театрында (ТЮЗ) эшли.

Иҗаты

Труппаның әйдәп баручы актёрларыннан берсе, Казан ТЮЗы сәхнәсендә шактый гына зур рольләр башкара. Табигый органика, сәхнәдәге мөлаемлык Мосейкога Рыжий («Утрау», Э.Акопов), Одуванчик («Рядовойлар», А.А.Дударев), рәссам Федя («Ис­кремас турында риваять», Ю.Т.Дунский, В.С.Фрид), Бадри Ломидзе («Чинар манифесты», А.Чхаидзе), Деметрий («Җәйге төндә кергән төш», У.Шекспир) кебек яшь герой образларын тудыруга булышлык итә.

Персонаж характерының күпмәгънәлелеген, аның рухи дөньясының катлаулылыгын җиткерергә омтылу Мосейконың Коля Третьяк («Җимерү», Б.Л.Васильевның «Кич тә булды, иртә дә булды» романы буенча), Хома Брут («Панночка», Н.Н.Садур), Калибан («Давыл», У.Шекспир) рольләрендә аеруча күзгә ташлана. Ангус («Пыяла читлек», Д.Б.Пристли), Барон («Санта Крус», М.Фриш), дон Жуан (Ж.Б.Мольерның шул исемдәге әсәре буенча), Беренче актёр («Розенкранц һәм Гильденстернның үлеме», Т.Стоппард) образларын гәүдәләндергәндә, актёрның тәҗрибә туплаган оста булып өлгергәнлеге күренә.

Мосейко рольнең эчке сурәтен бөтен нечкәлекләре белән яктырта, төсмерләр байлыгына, форманың сәнгатьчә җыйнаклыгына ирешә, бер үк вакытта характерның асылына тирәнтен үтеп керә белә.

Автор  —  Ю.А.Благов