- РУС
- ТАТ
драма актёры, ТРның халык артисты (2005)
1961 елның 18 декабрендә Горький өлкәсенең Городец районы Заволжье шәһәрендә туа.
1982 елда Горький театр училищесен тәмамлый.
1982–1989, 1991–1996 елларда һәм 1997 елдан — Казан, 1989–1991 елларда — Киров, 1996–1997 елларда Чиләбе яшь тамашачылар театрлары (ТЮЗ) актёры.
Казан яшь тамашачылар театры (ТЮЗ) сәхнәсендә башкарган беренче рольләреннән үк (Шафиров — «Гуманоид күктә оча», А.Г.Хмелик; Цыганок — «Алёша Пешков», И.А.Груздев, О.Д.Форш; Гамир — «Китәм инде», Р.Хәмид; Лысенков — «Рядовойлар», А.А.Дударев) актёрның яхшы профессиональ әзерлеге, актёрлык техникасын төгәл үзләштерүе, көчле темпераментка ия булуы күренә.
Меркушинга жанр табигатен нечкә тоемлау, төрле пландагы рольләрне башкаруда табигыйлек хас. Иҗат алымындагы үзирония ул тудырган образларга индивидуальлек, үзенчәлек бирә. Актёрның аеруча зур әһәмияткә ия булган тирән эчтәлекле рольләре — Сергей Белобрыков («Җимерү», Б.Л.Васильев повесте буенча), Несчастливцев («Урман», А.Н.Островский), принц Фердинанд («Давыл», У.Шекспир), герцог де Барблё («Төнге йола», М.Бартенев), Дуглас Макбейн («Пыяла читлек», Д.Б. Пристли), Розенкранц («Розенкранц һәм Гильденстернның үлеме», Т.Стоппард), Астров («Ваня абзый», А.П.Чехов).
Меркушин катнашкан «Давыл» спектакле «Алтын битлек» Милли бүләгенә лаек була (1996), ул шулай ук Финляндиядә (Хельсинки, 1995), Голландиядә (Амстердам, 1997) уздырылган халыкара театр фестивальләрендә катнаша.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.