Биографиясе

1907 ел, Оренбург шәһәре — 1968 ел, Казан.

1927–1939 елларда Оренбург һәм Әстерхан татар театрларында эшли, 1939–1948 елларда — Татар академия театрында, башлыча, характерлы рольләр башкара.

1949–1960 елларда Татарстан радиосында музыкаль тапшырулар мөхәррире.

Мәҗитов татар халык музыка иҗатын тирәнтен белә, спектакльләргә музыка яза. Күбрәк җырлар авторы буларак таныла. Басылып чыккан әсәрләре «Яңа җырлар» (1954), «Юл җыры» (1965), «Туган як җырлары» (1972) һ.б. җыентыкларда тупланган.

Әдәбият

Композиторы Советского Татарстана. К., 1957.                           

Автор — Ф.Ш.Салитова