1887 ел, Оренбург шәһәре — 1919 ел.

Сәхнә эшчәнлеген 1910 елда «Сәйяр» труппасында башлый, 1915 елдан «Ширкәт» труппасында, Гражданнар сугышы елларында фронт театр труппаларында.

Бәдри («Галиябану», М.Фәйзи), Юныс хаҗи («Хаҗи әфәнде өйләнә», Ш.Камал), Рәхимҗан («Яшьләр», Ф.Әмирхан) рольләрен башкаручы буларак билгеле. «Мөхәррир» (1914), «Бәхет эзләүчеләр» (1918) һ.б. пьесалар авторы.

1918–1919 елларда «Кызыл Армия» газетасының җаваплы сәркәтибе.