Биографиясе

1927 елның 31 марты, Казан — 2025 елның 6 апреле, шунда ук.

Казан Зур драма театры каршындагы студияне тәмамлый (1947).

Студиядә уку дәверендә Казан Зур драма театры спектакльләрендә Петька («Учак», П.Г.Маляревский), Николай Сумской («Яшь гвардия», А.А.Фадеев романы буенча) рольләрен башкара.

1947 елдан Казан яшь тамашачылар театры (ТЮЗ) труппасында.

Иҗаты

Ю.А.Максимов. Карандышев («Бирнәсез кыз», А.Н.Островский)

Яшь геройлар рольләрен уйнап, актёр һәр образны индивидуальләштерергә омтыла.

Максимов башкарган Серёжа («Корыч ничек чыныкты», Н.А.Островский романы буенча), Дэви («Бер йомарлам кар», В.А.Любимова), Аркаша («Воробьёв таулары», А.Д.Симуков), Володя Чернышёв («Аның дуслары», В.С.Розов), Лёня Жарков («Өлгергәнлек аттестаты», Л.Б.Гераскина), Мариус («Хокуксызлар», В.Гюго романы буенча) образлары романтик хис-тойгылар байлыгы, хәрәкәт активлыгы белән аерылып тора. Тишка («Агай-эне — ак мыек», А.Н.Островский), Кутейкин («Җитлекмәгән егет», Д.И.Фонвизин), Вадим Розвалов («Хәерле сәгатьтә!», В.С.Розов) рольләре актёрның теге яки бу образны тәэсирле сурәтләүдә тиешле чаралардан файдалана белү, герой күңелендәге эчке конфликтны табу һәм ачып бирү осталыгын күрсәтә.

М.Сәлимҗанов куйган спектакльләрдә Максимов иҗат иткән Карандышев («Бирнәсез кыз», А.Н.Островский), Яков («Бер төн», Б.Л.Горбатов) рольләре психологик яктан тирән ачылулары белән зур әһәмияткә ия. Майор Дейтмар («Аксыл чәчле алдакчы», Ю.Клеманов), Габделбәр Сатиев («Мулланур Вахитов», Н.Исәнбәт), Лещ («Соңгылар», М.Горький), Масленников («Казан университеты», Д.Н.Вәлиев) образлары социаль характеристикаларының үткенлеге белән аерылып тора. Эчке каршылыкның төп чыганагын ачып, актёр образны күләмлерәк итә һәм, үз геройларына карата гаепләүче ролендә чыгып, социаль образга масштаб бирә.

Сарафанов («Бистәдә күрешү», А.В.Вампилов), Никулин («Сөйгәннәрегез белән аерылышмагыз», А.М.Володин), Бессольцев («Бойкот», В.Железников) образлары рухи сыйфатларны җиткерүдә нәзакәтлелекләре белән аерылып тора; бакырчы Рыло («Җәйге төндә кергән төш», У.Шекспир) образы рәхимле юморы, эчкерсезлеге белән үзенә җәлеп итә.

Максимов Казан яшь тамашачылар театры (ТЮЗ) сәхнәсендә Ивась («Анюта күзләре», Т.Г.Ян), Ибраһим бай («Тапкыр егет», Д.Аппакова), Аю («Ике өрәңге», Е.Л.Шварц), лорд Сент-Джон («Принц һәм теләнче», М.Твен повесте буенча), Премьер-министр («Король Матиуш Беренче», Я.Корчак) кебек әкият геройлары галереясын иҗат итә. Алар, сәхнәдәге яшәешләре белән гадәти булмасалар да, тормыш чынбарлыгына тугрылыклары белән ышандыралар.

Ю.А.Максимов Ивась («Анюта күзләре», Т.Г. Ян) ролендә

Әдәбият            

Благов Ю. Казанский театр юного зрителя. К., 1986.                         

Автор — Ю.А.Благов