Биографиясе

1951 елның 7 сентябрендә Татарстан Республикасының Актаныш районы Әҗәкүл авылында туа.

Казан төзүче инженерлар институтының архитектура-төзелеш факультетын тәмамлый (1978).

1978 елдан Түбән Кама шәһәр советы каршындагы башкарма комитетның архитектура бүлегендә өлкән архитектор. 1990 елда –  шәһәрнең баш архитекторы, 2001 елда – Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы каршында төбәкара Көнчыгыш архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы, 2006 елда Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура идарәсе башлыгы итеп билгеләнә. 2015 елдан Түбән Кама районы башкарма комитетының төзелеш эшләре буенча җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы, 2018 елдан архитектура һәм шәһәр төзелеше мәсьәләләре буенча район башлыгы киңәшчесе.

СССР Архитекторлар берлеге (1982 елдан), Россия Архитекторлар берлеге (1994 елдан), Татарстан Республикасы Архитекторлар берлеге (1998 елдан), Россия Федерациясе субъектлары һәм муниципаль берәмлекләре  баш архитекторлар советы (1998 елдан), Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының архитектура-төзелеш советы (1998–2006) әгъзасы.

Түбән Камада Актаныш якташлыгын оештыручыларның берсе, 2000 еллар башыннан аның рәисе.

Иҗаты

Ф.Г.Ханов Түбән Каманың социаль әһәмиятле объектларын проектлауга һәм төзелешенә зур өлеш кертә.

Ф.Хановның беренче гамәлгә ашырылган проектларының берсе – 84 нче Түбән Кама сериясе торак йортларының фасадларын бизәү, төсле пыяла плитәләрдән келәм рәвешендә панно (1979).

Зур эшләре арасында: Түбән Кама авто һәм тимер юл вокзалы (1980, В.В.Никольский белән бергә), Корабельная урамындагы "Ашханә" бинасы (1980), ЗАГС бинасы (1990), Вахитов проспектында "Сбербанк" бинасы (1992), Яшьлек урамындагы 2 нче райондагы сәүдә-көнкүреш үзәге (1993, 2009 елда реконструкцияләнә), "НКНХ" боз спрот сарае (1994), Ильинка авылы янындагы спорт-мәдәният комплексы (1995), шәһәр зиратын (1999–2004), Тынычлык проспектында "Пальмира" сәүдә үзәген (1999), Чулман урамындагы 10 нчы мәктәпне (2003) реконструкцияләү, ГСК-4 нең 1 нче һәм 2 нче торак йортларын (2005), кунакханә белән "Бастион" рестораны һәм "Марта" сәүдә үзәгенә янкорма фасадларын бизәү (2005).

Дини архитектура арасында Түбән Кама җамигъ мәчете аерылып тора (1988–1989, Р.И.Макуев белән бергә, 2005 елда реконструкцияләнә).

Ф.Г.Ханов  Бөек Ватан сугышында Җиңү монументының (1984, 2005 елда реконструкцияләнә), Яшьлек урамындагы Г.Тукай (1989, скульпторы Б.Урманче), Халык иҗаты йорты янындагы М.Җәлил (2012, М.С.Әфләтунов һәм Р.Р.Сафин белән бергә) һәйкәлләренең, 2012–2015 елларда скульптор М.М.Гасыймов катнашында Г.Тукай исемендәге паркны реконструкцияләүнең архитектур эшләнеше авторы.

Бүләкләре

Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданы (2016).

"Фидакарь хезмәте өчен" медале иясе (2021), архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә илебез һәм татар милли мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2023).