- РУС
- ТАТ
педагог, педагогика фәннәре кандидаты (1968 ел), профессор (1991 ел), ТАССР, Россия Федерциянең атказанган мәктәп укытучысы (1976, 1999 еллар)
1928 елның 15 сентябре, Актүбә өлкәсенең Уил районы Уил авылы, хәзер Казакъстан Республикасы – 2003 елның 20 июле, Казан.
Каракалпак педагогия институтын тәмамлаганнан соң (1949 ел), Дүрткүл урта мәктәбендә математика укытучысы, директор урынбасары.
1952–1954 елларда Бөгелмә укытучылар институтында укытучы, 1954–1960 елларда Бөгелмә шәһәре халык мәгарифе бүлеге мөдире.
1960 елдан ТАССР Мәгариф министрлыгында, 1961 елдан КПССның Татарстан өлкә комитеты инструкторы, 1963 елдан Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтында директор.
1966–2003 елларда Казан педагогия университетында, 1988–1998 елларда гуманитар факультетларның педагогика кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре укучыларның үз белемнәрен күтәрүгә һәм профессиональ ориентация мәсьәләләренә карый.
Самообразование учащихся. Казань, 1967;
Самообразование школьников. Казань, 1974;
Об организации педагогической профориентации молодёжи. Казань, 1988.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.