Биографиясе

1950 елның 19 февралендә Одесса шәһәрендә туган.

1973 елда Воронеж хореография училищесен, 1985 елда Ленинград консерваториясен режиссура классы буенча тәмамлый.

Сәнгатьнең күп кенә жанрларында (балет, цирк, кино, боз өстендә балет, драма, мюзикл, телевидение, опера, оперетта) эшли.

Күпләгән сәхнә мәйданнарында 300дән артык спектакль, миниатюра, композицияләр куя. Одесса, Чабаксар, Баку, Краснодар, Новосибирск, Магнитогорск, Сургут, Воронеж, Элиста шәһәрләрендә һәм чит илләрдә эшли.

Казанда, режиссер буларак, Р.Кәлимуллинның «Ерактагы кәккүк авазы» (1989), Дж. Вердиның «Аида» (2002), Ж.Бизеның «Кармен» (2011) операларын; балетмейстер буларак Л.Любовскийның «Кыйссаи Йосыф» (2002), Э.Григның «Пер Гюнт» (2003), А.Хачатурянның «Спартак» (2008) балетларын куя.

Бүләкләре

Г.Ковтун халыкара балетмейстерлар (Мәскәү, 1980), «Сочи-82» эстрада артистлары, Бөтенсоюз җыр һәм бию ансамбльләре (Мәскәү, 1986) конкурслары һәм Ленин комсомолы (1985) бүләге, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге бүләге (2015) лауреаты.

Әсәрләре

По белу свету. СПб., 2003.

Авторы – В.Н.Горшков