И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Галия Измайлова. 2021

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1923 елның 12 феврале, Томск шәһәре – 2010 елның 4 октябре, Ташкент.

Ташкент балет мәктәбен (1941), Ташкент театр институтын (1958) тәмамлый.

1941 елдан – Үзбәк опера һәм балет театры балет солисты. Хореография партияләре арасында: Семург («Ак-Биляк», С.Василенко), Аврора, Одетта-Одиллия («Спящая красавица», «Лебединое озеро», П.Чайковский), Китри («Дон Кихот», Л.Минкус), Сванильда («Коппелия», Л.Делиб), Жизель (шул исемдәге балет, А.Адан), Тао Хоа («Красный мак», Р.Глиэр), Гөлнара («Балерина», Г.Мушель) һ.б.

Измайлованың образлары драма вакыйгалары белән тулыландырылып иҗат ителә. Артистка зур пластик сыгылмалы, виртуоз башкару сәләтенә ия.

1957 елдан Үзбәк опера һәм балет театры балетмейстеры (1977–1985 елларда баш балетмейстер).

Куйган спектакльләре: «Лебединое озеро» (1957, П.Чайковский), «Шехерезада» (Н.А.Римский-Корсаков), «Штраусиана» (1960, И.Штраус), «Амулет любви» (1969, М.Әшрәфи), «Легенда о любви» (1979, А.Меликов) һ.б.

Бүләкләре

СССРның, Үзбәкстан ССРның Хәмзә исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты (1950, 1970). Ике Ленин ордены, «Почет билгесе», Үзбәкстанның «Дуслык», «Хезмәткә дан» орденнары белән бүләкләнә.

Әдәбият

Авдеева Л. Галия Измайлова. Ташкент, 1975.