- РУС
- ТАТ
Балет артисты, Татарстанның халык артисты (1995)
1968 елның 22 апрелендә Мәскәү шәһәрендә туган.
1986 елда Мәскәү академия хореография училищесен тәмамлый. Мәскәүнең балет коллективларында: 1986–1989 елларда һәм 1991 елдан «Балет театры»нда, 1989–1990 елларда «Мәскәү шәһәр балеты»нда, 1990–1991 елларда «Хореография классиклары» труппасында солист.
Р.Нуриев исемендәге халыкара классик балет фестивальләрендә чыгышлар ясый (1992–1996). Татар опера һәм балет театрының балет труппасы белән чит илләргә гастрольләргә чыга.
Хореографик партияләре арасында: Альберт («Жизель», А.Адан), Солор («Баядерка», Л.Минкус), Көрд («Гаянэ», А.Хачатурян), Былтыр («Шүрәле», Ф.Яруллин), Зигфрид («Аккош күле», П.Чайковский), Базиль («Дон Кихот», Л.Минкус).
Әхмәтов иҗатына оста бию техникасы, «канатлы» сикерүләр, тәэсирле пластика хас.
Халыкара конкурслар лауреаты: Америка (көмеш медаль, 1990), Франция (көмеш медаль, 1990), Финляндия (көмеш медаль, 1991), Япония (көмеш медаль, 1991), Италия (алтын медаль, «Гран-при», 1992), Люксембург (алтын медаль һәм «Гран-при», 1993).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.