Биографиясе

1951 елның 29 мартында Чиләбе өлкәсенең Йөрүзән шәһәрендә туган.

1970 елда Пермь хореография училищесен (педагог Л.П.Сахарова), 2007 елда Казан консерваториясен тәмамлый.

1970–1996 елларда балет солисты, 1997–2003 елларда Татар опера һәм балет театрының балет труппасында педагог-репетитор.

Бер үк вакытта, 1990 елдан, Казан музыка училищесендә, 1993 елдан Казан хореография училищесендә.

Хореография партияләре: Одетта-Одиллия, Аврора, Маша («Аккош күле», «Йокыга талган гүзәл», «Щелкунчик», П.Чайковский), Жизель (шул исемдәге әсәр буенча, А.Адан), Сильфида (шул исемдәге әсәр буенча, Х.Лёвеншель), Джульетта («Ромео һәм Джульетта», С.Прокофьев), Сөембикә («Шүрәле», Ф.Яруллин), Сәрви («Су анасы», Ә.Бакиров), Китри («Дон Кихот», Л.Минкус) һ.б.

И.Хәкимованың биюе классик па хәрәкәтен чиста башкаруы, югары техникасы, образлы сәнгатьчәлеге белән аерылып тора.

Бөтенсоюз «Ак төннәр» («Белые ночи»), «Киев язы» («Киевская весна»), «Россиянең яшь балеты» («Молодой балет России»), «Россия йолдызлары» («Звезды России») һ.б. балет фестивальләрендә катнаша. Чит илләрдә (Италия, Франция, Португалия, Германия, Япония, АКШ, Сенегал, Марокко, Нигерия, Кипр һ.б.) гастрольләрдә була.

1980–1985 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1997).

Әдәбият

Ончурова Н. Ирина Хакимова // Советский балет. 1988. № 1.

Авторы – В.Н.Горшков