Биографиясе

1949 елның 20 декабрендә Казанда туа.

Казан театр училещесын (1969), Казан циркы каршындагы Бөтенсоюз цирк сәнгате үзәк студиясен (1970), Дәүләт театр сәнгате институтын (ГИТИС, Мәскәү, 1996) тәмамлый.

1970 елдан Татар цирк коллективы составында «Төркемле акробат- жонглёрлар» («Групповые акробаты-жонглёры») номерында, 1979–1982 елларда «Рен тәгәрмәчләре өстендәге гимнастлар» («Гимнасты на Ренских колёсах») номеры составында чыгышлар ясый.

1992 елдан Мәскәү Зур циркы артисты.

1997 елдан үзе иҗат иткән, иллюзион трюклар жонглёрлык элементлары белән кушылган әкияттәгечә матур, ачык «Иллюзион миниатюралар» номерын башкара.

Артистның башкару манерасы ачык, матур чагылышы, зур осталык, бик яхшы техник эшләнеше белән аерылып тора.

Бүләкләре

Беренче Бөтенсоюз цирк сәнгате конкурсы (Мәскәү, 1982), Энсхеде шәһәрендә узган Халыкара фестиваль (Голландия, 1998) лауреаты.

Әдәбият

Рубцова М. Время отсчитывает булавы // Советская эстрада и цирк. 1986. № 1.

Автор – Ю.А.Благов