Биографиясе

1879 елның 21 феврале, Дон өлкәсе Новочеркасск шәһәре – 1970 елның 17 октябре, Казан.

Сәхнә эшчәнлеген 1913 елда Новочеркасск шәһәрендә В.И.Бабенко антрепризасында башлап җибәрә, аннан соң Воронеж, Минск, Саратов, Самара, Чита, Сталинград, Свердловск шәһәр театрларында, 1934–1958 елларда Казан Зур драма театры труппасында уйный.

Сәхнәгә шактый җитлеккән яшьтә килеп, Джоконда (шул исемле пьеса, Г. д’Аннунцио), Вера Мирцева (шул исемле пьеса, Л.Н.Урванцов), Лебёдкина, Юленька («Кичеккән мәхәббәт», «Төшемле урын», А.Н.Островский) кебек рольләрдә уйнаганнан соң, драматик героинялар актрисасы булып таныла.

Аннан соң Анна («Анна Каренина», Л.Н.Толстой романы буенча), Мария Фёдоровна («Павел I», Д.С.Мережковский), Елизавета («Мария Стюарт», Ф.Шиллер) образларын тудыра.

Рус классик репертуары әсәрләрендәге рольләрдә аеруча уңышлы уйный. Аның Наталья Дмитриевна һәм Княгиня Тугоуховская («Акыллылык бәласе», А.С.Грибоедов), Гурмыжская, Турусина, Чебоксарова, Мурзавецкая, Сосипатра Семёновна («Урман», «Һәр акыл иясен гадилек җиңәр», «Котырган акчалар», «Бүреләр һәм сарыклар», «Чибәр ир кеше», А.Н.Островский), Каренина һәм графиня Лидия Ивановна («Анна Каренина», «Тере мәет», Л.Н.Толстой), Войницкая («Ваня абзый», А.П.Чехов), Марья Дмитриевна Калитина («Дворяннар оясы», И.С.Тургенев) образлары шул чорның җанлы гәүдәләнеше булып тора.

Сурәтләү чараларының киң диапазонына, яхшы манераларга ия буларак, үткен, көлкеле характерларны тудырганда да – Анна Андреевна («Ревизор», Н.В.Гоголь), Госпожа Пернель («Тартюф», Ж.Б.Мольер), Миссис Хиггинс («Пигмалион», Б.Шоу), шулай ук драматик рольләрне башкарганда да – Васса («Васса Железнова», М.Горький) – алардан оста файдалана.

Хәзерге заман драматургиясе буенча да байтак зур рольләр башкара: Дама Нюрка («Аристократлар», Н.Ф.Погодин), Марья Тарасовна («Платон Кречет», А.Е.Корнейчук), колхозчы Марфа Астахова («Икмәк – тормыш тоткасы», Н.Е.Вирта) һ.б.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Народные артисты. Казань, 1980;

Ингвар И., Илялова И. Русский театр в Казани. Казань, 1991.

Автор – Ю.А.Благов