Биографиясе

1910 ел, Казан губернасы, Чистай өязе Каргалы авылы – 1978 елның 27 октябре, Казан.

Татар сәнгать техникумының театр бүлеген тәмамлаганнан соң (1930 ел), Мәскәү үзәк татар эшче театрына кабул ителә.

1933 елдан – Республика күчмә театрында.

Иҗаты

Күренекле, үзенчәлекле актёр, образ өстендә эшләгәндә тормыш күзәтүләреннән оста файдалана белә, шуның өчен дә тышкы сурәтләүләрдә һәрвакыт ихлас һәм ышандыручан, шул ук вакытта Г.М.Гыйматов үз персонажының эчке дөньясын дөрес чагылдырырга, үз геройларының эш-гамәлләрен психологик яктан нигезләргә тырыша.

Ул башкарган Шәйхулла карт («Тормыш җыры», М.Әмир) роле аеруча кызыклы. Г.М.Гыйматов аны әле яшь актёр вакытында уйнаса да, сәхнәдә җанлы, табигый образ тудыра.

Тискәре образлар өстендә эшләгәндә файдаланылган гротеск элементлары күренешләр артындагы масштаблылыкны арттыралар.

Эшли башлаган елларында уйнаган эпизодик рольләрдән эзлекле рәвештә зур рольләргә күчә барып, Г.М.Гыйматов нечкә психологик портретлар тудыру осталыгына ирешә.

Аның аеруча күренекле рольләре арасында – Габдулла («Сулган чәчәкләр», Д.Җаббарлы), Фәхри («Кара йөзләр», М.Гафури), Кантон («Карагол», Д.Юлтый), Сәгыйт («Яшерен эзләр», Х.Вахит), Сәләхи («Шәмсекамәр», М.Әблиев), Мәхмүт («Үлмәс җыр», Р.Ишморат), Гарифулла («Улларым», Т.Миңнуллин), Галимулла («Урман егете», Т.Закиров), Маргаритов («Кичеккән мәхәббәт», А.Н.Островский), Виталий Карташёв («Елмайган өчен миллион», А.В.Софронов), Прозоров («Палата», С.И.Алёшин) һәм башкалар бар.

Автор – Д.Ә.Гыймранова