Биографиясе

1954 елның 10 феврале, Казан – 2021 елның 22 декабре.

Казан сәнгать училищесын (1974 ел), Ленинград театр, музыка һәм кинематография институтын (1980 ел) тәмамлый.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1991 ел).

1980 елдан Казан, Йошкар-Ола (Шкетан исемендәге Мари милли театры), Чабаксар (Рус драма театры), Әлмәт театрларында эшли.

Татар академия театрында (1985–1988 елларда баш рәссам) 1980–1990 елларда төп репертуарга кергән «Алмазбулат» (Ю.Сафиуллин; 1981 ел), «Һаваларда йолдыз» (М.Горький; 1983 ел), «Бирнәсез кыз» (А.Н.Островский; 1983 ел), «Әниләр һәм бәбиләр», «Без китәбез, сез каласыз» (Т.Миңнуллин; 1984, 1986 еллар), «Өч аршын җир» (А.Гыйләҗев; 1987 ел), «Галиябану» (М.Фәйзи; 1991 ел), «Шәҗәрә» (Т.Миңнуллин; 1998 ел), «Әни килде» (Ш.Хөсәенов; 1999 ел), «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин; 2000 ел) спектакльләренә сәхнә бизәлеше эшли.

Иҗаты

Аның бу өлкәдәге иҗатына театр сәнгатенең сурәтләү чараларын даими рәвештә камилләштерү, драма әсәренең эчтәлеген органик рәвештә кабул итү, үзләштерү һәм чагылдыру, хәзерге заманга карата үз мөнәсәбәтен белдерү хас.

Р.Х.Газиев тарафыннан башкарылган сәхнә бизәлеше бизәкләрнең катлаулы ритмикасы, төсләр тәэсирлелеге, нечкә зәвыклы яктылык чаралары белән аерылып тора.

1992 елдан Р.Х.Газиев пейзаж һәм натюрморт жанрларындагы әсәрләр иҗат итә. Матди форманы хисләр аша чагылдыручы картиналары – «Боҗра» мәйданы» (1995–1996 еллар), «Төнге кар» (1997 ел), «Карлы шәһәр» (1998 ел), «Казан Кремлендә Колшәриф җамигъ мәчете төзелеше», «Китаплар китабы» сериясе (2000 ел) лирик рухы белән җәлеп итә.

Күргәзмәләре

Республика (1980 елдан), төбәкара «Зур Идел» (1980, 1985 еллар) күргәзмәләрендә, театр, кино һәм телевидение рәссамнарының Бөтенроссия (1985 ел) һәм Бөтенсоюз (1987 ел) күргәзмәләрендә, 16 автономияле республика күргәзмәсендә (Мәскәү, 1989 ел), «Россия – 9» Бөтенроссия күргәзмәсендә (Мәскәү, 1999 ел), Төркиядә Татарстан декадасы күргәзмәсендә (Истанбул, 2001 ел) катнаша.

Әсәрләре тупланмалары

Рәссамның әсәрләре Г.Камал исемендәге Татар академия театры музеенда, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, А.М.Горькийның әдәби-мемориаль музеенда саклана.

Әдәбият

Современная сценография Татарстана: Каталог выставки. Казань, 2002; Султанова Р. О том, что дорого и близко // Аргамак. 1996. № 9;

Султанова Р. Вечная «Голубая шаль» // Казань. 2002. № 5;

Султанова Р. Күңелдәге якты сагыш // Идел. 1997. № 1.

Автор – М.Е.Ильина