Биографиясе

1953 елның 23 гыйнварында Иваново өлкәсе Вичуга шәһәрендә туган.

Ярославль югары театр училищесен (Ф.Е.Шишигин һәм В.С.Нельский классы) тәмамлый (1987).

1980–1985 елларда Саранск, 1985–1992 елларда Йошкар-Ола рус драма театрларында эшли.

1992 елдан Казан Зур драма театрында.

Иҗаты

Саранск театры сәхнәсендә Луиджи («Сердце Луиджи», И.Буковчан), «Человек-Бой» («Ящерица», А.М.Володин) кебек рольләрне ачык, темпераментлы итеп башкара.

Йошкар-Ола театрында уйнаган иң зур рольләренең берсе – А.К.Толстойның пьесасы буенча куелган «Смерть Иоанна Грозного» спектакльдә Иван патша роле. Биредә актер үз өстенә алган бурычларның чиктән тыш авырлыгыннан сыгылган, сынган характерның трагик куәтен ачып бирә.

Казан Зур драма театры сәхнәсендә төрле пландагы 20ләп рольдә уйный, башкару мөмкинлекләренең киң диапазоныннан, чагылдыру чараларыннан оста файдаланып, көлкеле рольләрдә дә, драматик рольләрдә дә бертигез дәрәҗәдә ышандырырлык итеп уйный белүен күрсәтә.

Җырлау сәләтенә ия булуы, теге яки бу образны берьюлы һәм музыкаль, һәм драматик яктан сурәтли белү осталыгы аңа драма сәхнәсе өчен катлаулы саналган мюзикл жанрында киң колачлы, бай эчтәлекле, психологик Тевье («Скрипач на крыше», Д.Стайн, Д.Бок), Пичем («Трехгрошовая опера», Б.Брехт, К.Вайль) образларын тудырырга мөмкинлек бирә.

Башка рольләре: Ракитин («Месяц в деревне», И.С.Тургенев), фон Кальб («Коварство и любовь», Ф.Шиллер), Митька («Куриная слепота», Н.В.Коляда), Анчугин («Провинциальные анекдоты», А.В.Вампилов), Мамаев («На всякого мудреца довольно простоты», А.Н.Островский).

Бүләкләре

Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2000).