- РУС
- ТАТ
балет артисты, Татарстан Республикасының халык артисты
1954 елның 21 ноябре, Казан.
Ташкент хореография училищесын тәмамлый (1972 ел) һәм ТАССР Җыр һәм бию ансамбленә эшкә килә.
«Аулак өй», «Ялда», «Сарман яшьләре», «Бишле бию», «Мәдрәсәдә булган хәл», «Казан кунаклары» хореография композицияләрендә, «Идел буе халыклары биюләре» сюитасында төп партияләрне башкара.
Ансамбль белән Тунис (1977 ел), Италия (1978 ел), Нигерия, Бенин, Сенегал (1979 ел), Чехословакия (1981 ел), Германия (1980, 1989 еллар), Япония (1987 ел), Польша, Йәмән (1988 ел), Финляндия (1989 ел), Югославия (1990 ел), Төркия (1991 ел), Англия (1992 ел) һәм башка илләрдә гастрольләрдә була.
Бию осталыгы, төгәл хореографик дикциясе һәм виртуоз башкару техникасы белән аерылып тора.
2000 елдан Казан музыка училищесында бию укыта.
Автор – В.Н.Горшков
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.