Биографиясе

1919 елның 19 сентябре, Минзәлә шәһәре — 1995 елның 4 апреле, шунда ук.

Хезмәт эшчәнлеген 1933 елда башлап җибәрә.

Бөек Ватан сугышында катнаша. 1946 елда демобилизацияләнгәннән соң, Минзәлә колхоз-совхоз театрына чакырыла.

Иҗаты

А.С. Фәсхетдинов Ворохов ролендә

«Солдат тол хатыны», Н.П.Анкилов, Марийка ролендә - И.А.Саттарова

Беренче роле — Хәлил — М.Фәйзинең «Галиябану» драмасы буенча куелган спектакльдә актёрның драматик һәм музыкаль сәләтен ача. Фәсхетдинов башкарган Әскәр («Аршин мал алан», У.Хаҗибәков), Галимҗан («Башмагым», Х.Ибраһимов), Гариф («Алтын көз», Г.Насрый), Зиннәт («Акчарлаклар», Ә.Фәйзи), Булат («Зәңгәр шәл», К.Тинчурин) рольләре аны лирик-романтик герой итә.

«Шайтан шәкерте» (Б.Шоу) мелодрамасы буенча куелган спектакльдә актёр, Ричард Даджен ролен романтик рухта башкарып, герое кылган гамәлләрне психол. дәлилли, образның драматизмын оста ача. Подколёсин («Өйләнү», Н.В.Гоголь), Карандышев («Бирнәсез кыз», А.Н.Островский) образларын характерның асылына тирәнтен үтеп кереп гәүдәләндерә. Гаяз («Соңгы каракош», Г.Баһаветдинов) образы актёрның зур казанышы була, ул герой күңелендәге каршылыкларның төп сәбәпләрен ачуга, холкының төрлелеген күрсәтүгә ирешә.

Фәсхетдинов шулай ук Гомәр, Илдар («Тамырлар», «Кошның үз канаты була», Ю.Әминев), Шаһнияз («Куендагы елан», Ә.Мирзаһитов), Салават («Җыр дәвам итә», Х.Сафина), Арслан («Һәйкәл», Ә.Баян), Наил («Ана йөрәге», С.Кайтов), Сәлим, Шәрәф («Зөһрә йолдыз», «Уракчы кыз», С.Шәкүров), Добротин («Мария», А.Д.Салынский), Ата («Бусага төбендә», А.А.Дударев), Алексей («Хәтер», З.Шаһиморатов), Посәт («Кара бүре», Н.Арбан) һ.б. рольләр башкара.

А.С. Фәсхетдинов Посат ролендә

«Кара бүре», Н.Арбан

Бүләкләре

3 нче дәрәҗә Дан ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Гыймранова Д. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры. К., 2007.                          

Автор — Д.Ә.Гыймранова