- РУС
- ТАТ
Драма актрисасы, педагог, ТАССРның атказанган артисткасы (1957)
1926 елның 16 декабре, Казан шәһәре – 2005 елның 24 ноябре, шунда ук.
1946–1969 елларда Казан яшь тамашачылар театры труппасында эшли. Театр каршындагы студиядә укый.
1969–1989 елларда Казан мәдәният һәм сәнгать институтында укыта.
Башлыча, яшүсмерләр рольләрен башкара.
Актриса тудырган образлар психологик яктан ышандырырлык дөреслеге, тәэсирле матур тышкы кыяфәтләре белән балалар характерын чагылдыруның зур казанышы булып торалар: Катя («Варислар», А.Я.Бруштейн), Ира («Өйгә кайтасым килә», С.В.Михалков), Козетта («Читкә кагылганнар», В.Гюго), Лена («Кызчык әтисен эзли», Е.С.Рысс), Кечкенә юлбасар («Кар королевасы», Е.Л.Шварц), Ваня Солнцев («Полк улы», В.П.Катаев), Винни-Пух (шул исемдәге пьеса, А.Милн).
Шактый гына әкият геройлары образларын тудыра: Машенька («Иван-да-Марья», В.А.Гольдфельд), Анюта («Анюта күзләре», Т.Г.Ян); хәзерге заман драматурглары, рус һәм дөнья классиклары пьесалары буенча куелган спектакльләрдә характерлы рольләрне башкара: Малолеткова («Гүзәл кызлар», А.Д.Симуков), Катя Сорокина («Хәерле сәгатьтә!», В.С.Розов), Сашенька Лукина («Куркыныч сызыкта», В.А.Любимова), Оксана («Шәһәрдә таң ата», А.Н.Арбузов), Манефа («Акыл иясен дә гадилек җиңәр», А.Н.Островский), Люба («Соңгылар», М.Горький).
Актриса иҗатына ачык эмоциональлек, тамашачыда персонажлар тормышы белән тирән кызыксыну уяту хас.
Близнова Казан Яшь тамашачылар театрының әйдәп баручы, аның иҗат йөзен билгеләүче актрисаларның берсе була.
Благов Ю.А. Казанский театр юного зрителя: Очерк истории. Казань, 1986.
Автор – Ю.А.Благов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.