Биографиясе

1915 елның 8 марты, Петроград – 1984 елның 18 гыйнвары, Ленинград.

Ленинград хореография училищесен тәмамлый (1935, А.Ваганова шәкерте). 1935–1956 елларда С.М.Киров исемендәге Ленинград опера һәм балет театрында балет артисты, 1952–1978 елларда педагог-репетитор.

Иҗаты

Ул биегән партияләр арасында: Сапфир, җитезлек, Алтын, Көмеш феялары («Спящая красавица», П.И.Чайковский), Чәчәк сатучы («Дон-Кихот», Л.Минкус) һ.б. бар.

1941 елда Татар опера һәм балет театрында эшли, Ф.Яруллинның «Шүрәле» балетында Сөембикә ролен башкарырга әзерләнә (сугыш башлану сәбәпле әсәр куелмый кала). Биюдә классик хореография элементларын төгәл башкаруы белән үзенчәлекле.

1946–1978 елларда Ленинград хореография училищесендә педагог. Финляндия, Болгария, Венгрия, Германия (Берлин дәүләт операсы, 1980–1984) театрларында эшли.

Шәкертләре арасында Р.Симеон (Румыния), Е.Кристова (Болгария), С.Хантимерова һ.б. бар.

Әдәбият

Прохорова В. Страницы календаря // Советский балет. 1985. № 4.

Автор – В.Н.Горшков