- РУС
- ТАТ
җырчы (меццо-сопрано), педагог, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1979 ел)
1936 елның 31 марты, Мәскәү – 1998 елның 5 декабре, Казан.
1958 елда Казан университетының тарих факультетын, 1963 елда Казан консерваториясенең вокал факультетын (В.А.Лазько классы) тәмамлый.
1966 елдан Казан консерваториясендә (1990 елдан операга әзерлек кафедра мөдире, 1998 елдан профессор) укыта.
Опера студиясе ачуга, консерватория студентлары көче белән опера спектакльләре куюга булышлык итә.
Методик эшләр (татар музыкасы җирлегендә югары музыка уку йортларының вокал факультетлары өчен методик тәкъдимнәр һәм программалар авторы) алып бара.
Шәкертләре арасында Р.Ибраһимов, Г.Ластовка, Т.Зорина, Р.Идрисов, Р.Сәхәбиев, Л.Хохлова, В.Гыйззәтуллина, Г.Колчина, Р.Үзбәкова бар.
С.Н.Җиһанова яхшы вокал мәктәбен узган шәхес, тулы диапазонлы матур меццо-сопрано тавышка ия буларак, үзен камера җырчысы итеп таныта.
Репертуарына Д.Б.Перголези, Г.Ф.Гендель, Дж.Россини, Дж.Верди, Ж.Бизе, П.И.Чайковский, С.С.Прокофьев, Д.Д.Шостакович, Р.К.Щедринның, шулай ук татар композиторларының төрле стильдәге вокаль әсәрләре керә.
Автор – Г.Б.Гобәйдуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.