Эчтәлек

Биографиясе

1893 елның 12 ноябре, Казан — 1969 елның 25 феврале, шунда ук.

1912–1914 елларда Гуммерт мәктәбеннән скрипкачы Руссодан дәресләр ала.

1912 елдан милли инструменталь ансамбльләр составында чыгыш ясый.

1922–1937 елларда Татар академия театрында һәм Радиокомитетта, 1939–1959 елларда Татар опера һәм балет театрында оркестрлар музыканты һәм нота китапханәләре мөдире.

Татар музыкасы яңгыратылган концертларда катнаша, татар композиторлары белән языша һәм аларның оркестр өчен иҗат ителгән әсәрләренең кулъязмаларын саклауны тәэмин итә.

Татар музыкасы тарихына караган күп кенә мәкаләләр авторы.

Татар концертлары бирүгә нигез салучыларның берсе.