Эчтәлек

1874 елның 7 гыйнвары, Алабуга шәһәре – 1948 елның 12 ноябре, Казан.

Мәскәү университетының юридик факультетын тәмамлый (1899). Уку дәверендә Мәскәү консерваториясе профессор И.Гржималида скрипка буенча аерым дәресләр ала.

1899–1920 елларда Уфа, Златоуст, Вятка, Уржум шәһәрләрендә юрист булып эшли.

Бер үк вакытта Уфада «Җыр, музыка һәм драма сәнгатен сөючеләр җәмгыяте» («Общество любителей пения, музыки и драматического искусства») хорына җитәкчелек итә, Уржумда түләүсез халык музыка мәктәбе оештыра, татар, башкорт, мари халык көйләрен язып ала, инструменталь әсәрләр иҗат итә.

1921 елдан Казанда: Казан музыка училищесендә укыта, Татар радиосы һәм Татар академия театры оркестрлары дирижеры, ТАССР Министрлар Советы каршындагы Сәнгать эшләре идарәсенең музыкаль фольклор кабинеты хезмәткәре.

Виноградовның педагогика, иҗади һәм музыкаль-җәмәгать эшчәнлеге хәзерге татар музыка сәнгате үсешенә булышлык итә.

Виноградов – татар һәм башкорт музыкасы җирлегендә язылган «Татар сюитасы», «Шихан» симфоник әсәрләре авторларының берсе.

Зур драма һәм Татар академия театрлары спектакльләренә музыка иҗат итә, «Сания» (1925) һәм «Эшче» (1930) дигән беренче татар опералары авторларының берсе (Г.Әлмөхәммәдов һәм С.Габәши белән берлектә).

Әдәбият

иршман Я.М. Василий Иванович Виноградов // Композиторы Советского Татарстана. К., 1957.