- РУС
- ТАТ
Хор дирижеры, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2007)
1960 елның 13 маенда Казанда туган.
1986 елда Казан консерваториясен (С.Казачков, В.Лукьянов классы) тәмамлый.
1986–1988 елларда Казан педагогика институтында эшли. 1991–2000 елларда Казан консерваториясендәге опера студиясенең хормейстеры һәм укытучысы. 2000–2007 елларда Горький А.М. әдәби-мемориаль музее мөдире.
2007 елдан яңадан оешкан Татарстан Дәүләт камера хорының сәнгать җитәкчесе.
Казан консерваториясенең опера студиясендә эшләгән елларында әзерләгән спектакльләре арасында «Дидона һәм Эней» («Дидона и Эней», Г.Пёрселл), «Мәхәббәт шәрабы» («Любовный напиток», Г.Доницетти), «Фауст» (Ш.Гуно), «Кар кызы» («Снегурочка», Н.А.Римский-Корсаков), «Сатып җибәрелгән кәләш» («Проданная невеста», Б.Сметана) һ.б. бар.
Татарстан Дәүләт камера хорының хор программалары һәм музыкаль әсәрләре: «Раштуа бәйрәменә романс» («Романс к Рождеству»), «Эльбада очрашу» («Встреча на Эльбе», Бөек Ватан сугышында җиңүнең 65 еллыгына багышлана); «Stabat Mater» (Д.Б.Перголези), «Зур булмаган тантаналы месса» («Маленькая торжественная месса», Дж. Россини), «Дөнья яралу» («Сотворение мира», Ф.Й.Гайдн), «Всенощная» (С.Рахманинов) һ.б. Бу программаларда Тәминдарова солист буларак та чыгыш ясый.
Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты (2024).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.