Биографиясе

1950 елның 25 сентябре, Казан – 2013 елның 30 мае, шунда ук.

1978 елда Казан консерваториясен А.Б.Лупповта композиция классы буенча тәмамлый.

1976–1978 елларда – Казан музыка училищесендә, 1978–1980 елларда – Казан консерваториясендә, 1980 елдан 1 нче балалар музыка мәктәбендә укыта.

Композиторлар берлеге әгъзасы (1980).

Иҗаты

Композитор буларак Ш.Тимербулатов масштаблы әсәрләр иҗат итәргә омтылуы белән аерылып тора. Аның иҗатында яшәешнең катлаулы проблемалары, татар халкы тарихы чагылыш таба.

Ш.Тимербулатовның гражданлык позициясе программ симфонияләрдә гәүдәләнә: тенор, камера оркестры һәм бәрмә уен кораллары өчен Беренче – «Бомбаны яшерегез!» («Спрячьте бомбу!»), Икенче – «Җир сулышы» («Дыхание земли»), Өченче – «Гасырлар чоры» («Время столетий») симфонияләре, солист, хор һәм оркестр өчен Г.Тукай һәм Р.Фәйзуллин шигырьләренә Дүртенче «Ышаныч» («Доверие») симфония-ораториясе, Бишенче «Сугыш һәм хатын-кыз язмышы» («Женский лик Победы») симфониясе. Алтынчы «Сак-Сок» симфониясенең идеясе шул ук исемдәге татар бәетенең сюжеты белән бәйле. Сөембикә ханбикәнең трагик образы (Р.Батулла романы буенча) гәүдәләнеш тапкан симфоник картиналарда татар халкының тарихы җанлана.

Ш.Тимербулатов – татар музыкасында оркестр белшн баян өчен беренче концерт авторы.

Композитор иҗатының үз стилен барлыкка китерүче әһәмиятле өлеше – концептуаль һәм драматургик аспектлар ягыннан аның симфоник әсәрләренә якын торган камера-инструменталь музыкасы. Ш.Тимербулатовның «Дусларым» (Э.Шәрифуллина шигырьләре), «Урман чишмәсе» (Г.Зәйнашева шигырьләре), «Күңелем яшәргә ашкына» (Р.Фәйзуллин шигырьләре), «Әлли-бәлли» (Р.Вәлиев шигырьләре) һ.б. вокаль әсәрләре; балалар өчен «Яланда» (Р.Фәйзуллин шигырьләре), «Табигать кочагында» (Р.Корбанов шигырьләре), «Каурыйлар» (Г.Зәйнашева шигырьләре) җырлары һәм вокаль цикллары популярлык казана.

Ш.Тимербулатов иҗатында индивидуальлек, интонацион эчтәлек, татар-мишәрләр фольклорының мәгънәле, тәэсирле зур потенциалын ачып, үзлегеннән үстергән халык көйләре традицияләренә нык таяну күзәтелә.

Ш.Тимербулатов композитор каләменә хас төрле стиль элементларын һәм принципларын табигый яраштыра белә. Аның әсәрләре кискен каршылыклы образларны чагыштырып бирүгә нигезләнгән киеренке, драматик үсешкә ия булулары белән аерылып тора. Аларда эпос һәм лирика, драматизм һәм хыял, медитация һәм ихтыяр көче, эчкерсезлек һәм гротеск бер сәнгати киңлектә бирелә.

Ш.Тимербулатов әсәрләре киң танылу ала, уку-укыту һәм концерт репертуарына кертелә, Россия һәм чит илләрдә яңгырый.

Төп әсәрләре

  • Симфоник әсәрләр: 6 симф. (1978, 1994, 2000, 2006, 2007, 2008), оркестр белән фортепиано өчен 2 концерт (№1, 2; 2000, 2008), Оркестр белән скрипка өчен концерт (2009), Р.Батулла романнары буенча «Сөембикә – Казан ханбикәсе», «Гашыйклар бакчасы» (2001, 2002) симфоник картиналары;
  • халык музыка уен кораллары оркестры (2007), баян белән оркестр (1978), думбра белән оркестр (2005) һ.б. өчен концертлар, концерт пьесалары һәм фантазияләре;
  • камера-инструменталь әсәрләр: Ике рояль өчен концертино (1972); виолончель һәм фортепиано (1973), скрипка һәм фортепиано (1985) өчен сонаталар;
  • Тынлы агач музыка уен кораллары өчен квартет (1974), Кыллы квартет (1975), фортепиано өчен «Урман багулары» («Лесные гадания») пьесалар циклы (1977);
  • инструменталь пьесалар, җырлар, романслар, татар халык җырлары эшкәртмәләре, драматик спектакльләргә музыка һ.б.

Бүләкләре

Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (2013) лауреаты.

Әдәбият

Сәйдәшева З.Н. Чын татарча милли көй… // Казан утлары. 2006. № 10.

Луппов А.Б. Шамиль Тимербулатов // Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. Казань, 1986.

Файзулаева М. Дорогой поиска // Советская музыка. 1987. №3.

Алмазова Т.А. Шамиль Тимербулатов // Композиторы Татарстана. М., 2009.

Авторы – Т.А.Алмазова