- РУС
- ТАТ
композитор, педагог, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1992)
1949 елның 13 сентябре, Төрекмәнстан ССР, Чарджоу өлкәсенең Фараб поселогы — 2007 елның 25 декабре, Казан.
1973 елда Казан консерваториясен (А.Лупповта композиция классы) тәмамлый.
1972–1982 елларда Идел буе халыклары музыкасы кабинеты мөдире, 1982–2001 елларда Казан консерваториясендә укыта.
Шәрифуллин иҗатында ислам музыкаль-поэтик культурасы һәм этник төркемнәрнең музыкаль иҗаты (татар-мишәрләр, керәшен татарлар) белән бәйле татар фольклоры үзенчәлекле чагылыш таба, шулай ук европалы булмаган халыкларның музыкаль традицияләре дә (Америка индеецлары текстларына язылган «Чәчәк турында җыр» («Песнь о цветке») оратория-балеты) кулланыла.
Шәрифуллин татар хор музыкасы: «Мөнәҗәтләр» (1975) һәм «Авыл көйләре» (1977) хор концертлары, «Татар туй җырлары» (1993) кантатасы һ.б. үсешенә зур өлеш кертә. Аның иҗатында милли мотивларның хәзерге Көнбатыш композиторлары музыкасы белән үрелеп баруы күзәтелгән симфоник һәм камера-инструменталь әсәрләр мөһим урын алып тора.
Шәрифуллинның «Өлкәара диалоглар» (1980) симфониясендә, симфоник оркестр өчен «Җыен» (1981) концертында, «Татар биюләре» (2006) һәм «Татар буколикалары» (2006) симфоник циклларында, татар музыкасында беренче фортепиано триосында; скрипка, виолончель һәм фортепиано өчен борынгы татар көйләре темасына «Борынгы болгар моңнары» (1987) дип аталган пьесалар циклында иҗади индивидуальлеге чагылыш таба.
Татар халык көйләрен җыю һәм аларны бастыру Шәрифуллинга татар халкының традицион музыкаль культурасының зурлыгын һәм әһәмиятен күзаллау киңлеге бирә. Аның балалар һәм яшүсмерләр өчен иҗат иткән вокаль һәм инструменталь әсәрләре уку-укыту һәм концерт репертуарын баета: «Туган якта» хор кантатасы, фортепиано концерты һ.б. Шәкертләре арасында И.Байтирәк, Р.Гатауллин, Р.Абязов һ.б. бар.
ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2005).
«Йосыф һәм Зөләйха» балеты (үз либреттосына, 2005, куелмаган); Беренче симфония (1973); «Дала» симф. поэмасы (И.Байтирәк белән автордашлыкта, 2004); Скрипка һәм фортепиано өчен соната (1970); Фортепиано өчен соната (1972), Кыллы квартет (1972), Скрипка, виолончель һәм фортепиано өчен трио (1982); Фортепиано өчен ун пьесадан торган «Борынгы халык моңнары» циклы (1988); орган өчен «Мөнәҗәтләр темасына вариацияләр» (1974) һәм «Сәйдәш елгасы» (2000) әсәрләре; җырлар (50 дән артык), татар халык җырларының хор өчен эшкәртмәләре (15 тән артык), спектакльләргә һәм телефильмнарга музыка (10 нан артык) һ.б.
Файзулаева М.П. Древние мотивы на новый лад // Советская музыка. 1979. № 12;
Шамсутдинова Ф.Я. Шарифуллин Шамиль // Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. К., 1986;
Маклыгин А.Л. «Я словно жемчуга ловец...» // Музыкальная академия. 1992. № 2;
Композиторы Татарстана. М., 2009.
Автор — Ф.Ш.Салитова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.